Рөстәм Миңнеханов Кытайның BYD автокомпаниясендә булды

15.11.2023

Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов BYD компаниясе производствосында булды.

BYD - автомобильләр, аккумуляторлар һәм электроника җитештерүче Кытай конгломераты. Ул дөньяның иң эре ачык компанияләре исемлегендә - «Forbes Global 2000» - тора. Шэньчжэнь, Сиань, Шанхай һәм Пекинда дүрт җитештерү базасы бар.

2022 ел нәтиҗәләре буенча BYD компаниясенең еллык чиста табышы 16,62 млрд юань ($2,4 млрд) тәшкил итте. 

Рөстәм Миңнехановка аккумуляторлар җитештерүдә кулланыла торган технологияләрнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, BYD технологияләре белән җиһазландырылган иҗтимагый транспортының модельләр рәтен күрсәттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте