Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков белән очрашты.
Очрашуда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе эше һәм аның 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында ведомствоның барлык бүлекчәләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә быел җитди гадәттән тыш хәлләрдән котыла алу мөмкинлеге булган.
Ел йомгаклары буенча төбәктә янгыннар саны 1,7%ка кимегән. Бу, шул исәптән, ведомствоның профилактик эш алып бару өлешендә актив позициясе аркасында. Аерым алганда, автоном төтен чыгуны хәбәр итүче җайланмалар урнаштыру. Республика программасының сигез еллык гамәлдә булуы нәтиҗәсендә 277 кешенең, шул исәптән 85 баланың гомере коткарылган.
Профилактика ярдәмендә быел уңай динамиканы саклап калу һәм су объектларында һәлак булучылар санын 4,6%ка киметү мөмкин булган. Су коену сезонында мобиль патруль төркемнәре оештырылган. Балалар лагерьларына һәм балаларның суда ял итү урыннарына аерым игътибар бирелгән.
Кризис ситуацияләрендә идарә итү үзәге белгечләре тәүлек әйләнәсе оператив чаралар күрү өчен су басу шартларының үсешен анализлаганнар. Нәтиҗәдә, 2023 елда гадәттән тыш хәлләрдән котылу һәм су басудан матди зыянны киметү мөмкин булган.
Моннан тыш, кышкы чорда балыкчыларның күпләп бозга чыгу урыннарында һава мендәрендә суднолар кизү торуы нәтиҗәсендә тәүлек әйләнәсе эшли торган ун вакытлыча коткару посты оештырылган.
Ашыгыч чараларны оператив кабул итү нәтиҗәсендә ягулык-энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында гадәттән тыш хәлләр булмый калган, республика юлларында өзлексез хәрәкәт тәэмин ителгән.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән техника паркын яңарту буенча системалы эш алып барылуы турында сөйләде. Аерым алганда, коткаручылар хезмәтенә 2 янгын сүндерү автоцистернасы һәм 37 метрлы шарнирлы уклы күбек күтәргеч һәм күбек сүндерү автомобиле функцияләрен берләштергән 2 уникаль машина килгән, бу эре сәнәгать объектларында һәм сәүдә-күңел ачу комплексларында янгыннарны бетерүгә мөмкинлек бирә.
Очрашу барышында шулай ук төбәктә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасын камилләштерүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.