Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәле кысаларында өч яшь татарстанлының хыялларын тормышка ашырды. Ул Казанның күп балалы гаиләсендә кунакта булды, анда берьюлы өч бала теләк теләгән булып чыкты.
Беренче бала - 15 яшьлек Егор гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныфында укый һәм музыка мәктәбен аккордеон классы буенча тәмамлаган. Ул спорт белән мавыга һәм йөзү буенча икенче яшүсмерләр разрядына ия, ә буш вакытын Python программалаштыру телен өйрәнә. Яңа елгы теләгендә егет волейбол тубы турфнда хыялланган, һәм Роман Шәйхетдинов аңа туп бүләк итте.
12 яшьлек Кристина гадәти мәктәптә «бик яхшы» билгеләренә укый, музыка мәктәбендә дәресләргә йөри һәм волейбол секциясендә күнегүләр ясый, шулай ук тимер аякта шуарга өйрәнергә хыяллана. Татарстан Премьер-министры урынбасары кызның хыялын тормышка ашырды һәм аңа фигуралы тимер аяклар бүләк итте.
Гаиләдә иң кечесе – 3 яшьлек Полина – игелекле һәм кызыксынучан бала. Ул балалар бакчасына йөри һәм барлык казанышлары алда, дип ышана. Роман Шәйхетдинов Полинаның теләген дә үтәде, аңа курчак бүләк итте.
«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия гамәле «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы тарафыннан Россия яшьләр эшләре агентлыгы ярдәме белән башланып киткән иде. Гамәл быел 15 ноябрьдә башланды һәм 2024 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Катнашуга гаризалар елкажеланий.рф рәсми сайтында кабул ителә.Проект 2018 елдан бөтен Россия территориясендә гамәлгә ашырыла һәм игелекле эшләр башкарырга әзер меңләгән кешене берләштерә.
"Теләкләр чыршысы" акциясе турында тулырак - https://елкажеланий.рф/