Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты

12.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәиисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Тулаем алганда, спорт тармагын үстерү, шулай ук Казанда «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Шулай ук башка актуаль темалар да күтәрелде.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.