ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: 2024 елда авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итүгә 13,6 млрд сум каралган

13.01.2024

2023 елда республиканың авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме 15,1 млрд сумлык 78 юнәлеш буенча күрсәтелгән, шуларның 4 млрд сумы - федераль бюджет акчалары һәм 11,1 млрд сумы – Татарстан бюджетыннан. Быел бу максатларга 13,6 млрд сум каралган: 2,8 млрд сум – федераль бюджет, 10,8 млрд сум - республика бюджеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов  барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

2023 ел нәтиҗәләре буенча 3 млн 603 мең тонна ашлык, 880 мең тонна бәрәңге, 257 мең тонна яшелчә, 448 мең тонна майлы культуралар һәм 1 млн 630 мең тонна шикәр чөгендере җыелган. Шәкәр заводларына 1 млн 598 мең тонна чимал кергән, шуларның 1 млн 368 мең тоннасы (86%) эшкәртелгән, сезон башыннан 212 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шикәр чыгышы уртача 15,5% тәшкил итә. Тулысынча эшкәртү тәмамлангач, 220 мең тонна шикәр комы җитештерелер дип көтелә.

Министр игенчелек тармагындагы перспективалы технологик юнәлешкә - сыек комплекслы ашламалар куллануга игътибар итте. Үсемлекләрнең туклыклы матдәләрне, аеруча авыр ирешә торган фосфор һәм калийны үзләштерүе сыек килеш кертелгәндә 80%ка җитә, ә каты килеш керткәндә - 20%ка якын үзләштерелә. Эретелгән килеш матдәнең килограмы күбрәк үзләштерү хисабына 2 тапкыр арзанрак тора.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.