Яңалыклар

04.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсенә эш сәфәренә килде.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских озатуында Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать предприятиесендә һәм социаль юнәлештәге учреждениеләрдә булды.

03.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Галиҗанәп Әмир Шаһзадә Төрки Әл Фәйсал белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Шаһзадә Төркиның Татарстан Республикасына сәфәре аның Россия Федерациясенә сәфәре кысаларында башкарыла.

03.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Галиҗанәп Әмир Шаһзадә – Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Төрки бин Фәйсал Әл Сауд  белән очрашты.

03.06.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополиста яңа торак комплексы "Ю кварталыны"ның беренче йортларын карады.

03.06.2024

«Росатом» дәүләт корпорациясе «Иннополис» мәгълүмат эшкәртү үзәгенең беренче чиратын эшләтеп җибәрде. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев катнашты. 

03.06.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм шәһәр мэры Руслан Шаһалиев озатуында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополиска эш сәфәре кысаларында югары технологияләр өлкәсендәге «ИнноПарк» технопаркында булды.

03.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

01.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казанның «Яшь гвардия» балалар спорт-савыктыру лагеренда булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде.

01.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларны яклау көненә һәм «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын фест» балачак фестивалендә булды. Чара Казан Кремле территориясендә узды.

01.06.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларына, гидротехник корылмаларга һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Битләр: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>