Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан татар зыялылары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең гавами урыннарында узды.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.
Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышланды (булачак шагыйрь 138 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә туган).
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык» XXIV еллык ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертын карады.
Чара традицион рәвештә Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов RSS сәнәгать инвестицияләре фонды идарәчесе Люй Хуэйцин җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу XVIII Россия венчур форумы кысаларында узды, анда КХР вәкилләре катнаша.
Бүген XVIII Россия венчур форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур фондлары һәм инвестиция компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда РВК генераль директоры Анатолий Браверман, «Яңа индустрия» венчур фондының идарәче директоры Илья Гольдт катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Очрашу XVIII Россия венчур форумы кысаларында узды.
Барлык катлаулылыкларга һәм киртәләргә карамастан, күп санлы кызыклы венчур проектлары Россия венчур форумында тәкъдим ителде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында хәбәр итте, аның төп темасы - «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлекләре».
Бүген Татарстанда XVIII Россия венчур форумы ачылды. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.