Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода белән очрашты. Ул Россиягә «Иннопром-2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен килгән.
"Безнең дәүләт башлыкларының даими диалогы һәм үзара визитлар төбәкара дәрәҗәдә эшләү өчен яхшы шартлар һәм мөмкинлекләр тудыра", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше үсеш күрсәтә һәм узган ел нәтиҗәләре буенча 36 миллион доллар тәшкил иткән, шулай да бу бөтен потенциалны чагылдырмый. "Безнең кайбер предприятиеләр Таҗикстанга үз продукциясен җибәрә. Минемчә, без булган мөмкинлекләрне тулысынча кулланмыйбыз. Сәүдә-икътисад өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк. Безнең предприятиеләр буенча хезмәттәшлекне үстерү мөһим», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе. Үзара хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләр арасында яклар машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыруны билгеләп үттеләр. "Без кайда гына очрашмасак та, Сезне күрүгә бик шатбыз, чөнки Сез безнең кеше. Таҗикстан Президентыннан зур җылы сәлам җиткерәсем килә. Ул сезгә аеруча хөрмәт белән карый", - дип ассызыклады Кохир Рәсүлзода. Яклар барлык дәрәҗәләрдә хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыкладылар. Таҗикстан делегацияләре Киләчәк Уеннарында, БРИКС Уеннарында, БРИКС шәһәрләре мэрлары форумында катнаштылар. "Татарстанда иң зур вакыйгалар үткәрелә. Чөнки сез барысын да иң югары дәрәҗәдә оештыра беләсез», - дип билгеләп үтте Таҗикстан Премьер-министры.