Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта эш сәфәрендә, анда ул «Иннопром-2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашачак.
Форум 2010 елдан бирле үткәрелә һәм Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы сәнәгать компанияләрен тәкъдим итә. Татарстан шулай ук үз стендын оештырган, анда республиканың кайбер предприятиеләре тәкъдим ителә.
Стратегик сессиянең төп спикерлары - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко, Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Сәнәгать һәм алдынгы технологияләр министры Султан бин Әхмәд Әл Җәбәр булачак.
Рөстәм Миңнехановның форум кырларында берничә очрашуы планлаштырылган.