Яңалыклар

15.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Sisecam ("Шишеджам") холдингы вәкилләре белән очрашты. Сүз "Алабуга" ирекле икътисадый зонасы территориясендә пыяла җитештерү буенча завод төзелеше проектын алга таба эшләү турында барды.
12.03.2010

РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Татарстанга сәфәр кыла.

Сәфәрдә аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөри.

12.03.2010

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Татарстан буенча эшлекле сәфәрен үткәрә.

Аның белән берлектә - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

12.03.2010

Социаль ипотека программасында катнашу өчен республика предприятиеләреннән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына 700 млн. сум тирәсе акча кергән. Ул хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә фондның башкарма директоры Тәлгать Абдуллин белдерде.

Торак төзү һәм аны файдалануга тапшыру, капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция тәртибендә республиканың барлык муниципаль районнары катнашында да узды.

10.03.2010
Үз эшенә бирелгәнлек, иң катлаулы хәлләрдә дә тыныч һәм салкын канлы булып кала алу. Хокук саклау органнары тикшерүчеләре әнә шундый сыйфатларга ия булырга тиеш. Бүген республиканың иң яхшы тикшерүчеләрен “Корстон” сәүдә күңел ачу комплексында хөрмәтләделәр. Биредә “2009 елда ТР хокук саклау органнарының иң яхшы тикшерүчесе” бәйгесенә йомгак ясалды. 15нче юбилей бәйгесе җиңүчеләрен һәм призерларын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов котлады.
10.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында кабельле продукция һәм аны җитештерү өчен кирәкле җиһазлар җитештерүчеләрнең "Интеркабель" Халыкара ассоциациясе президенты Изяслав Пешков белән очрашты.

Очрашуда сүз берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү турында барды.
10.03.2010
Транспорт мәсьәләсе - иң мөһим проблемаларның берсе. Казан шәһәре думасы депутатларына аңа кичекмәстән игътибар юнәлтергә кирәк. Ул хакта бүген Казан шәһәре думасының 48нче сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Утырыш Казан Ратушасында узды. Аны Казан мэры Илсур Метшин үктәрде.

Депутатлар алдында чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесе, Казанда яшәүче кеше буларак, аны Татарстан башкаласында булган барлык хәлләр, депутатлар уртага салып сөйләшкән бөтен әйбер дә кызыксындыра, диде.
09.03.2010
Яр Чаллының иң зур проблемасы булып һаман да эшсезлек кала бирә. Ул хакта бүген Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советының 46нчы сессиясендә шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Васил Шәехразиев белдерде.

Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
09.03.2010
Яр Чаллы шәһәренә без аеруча зур игътибар бирәбез. Ул республикабызның сәнәгать үзәкләренең берсе. Ул хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы муниципаль берәмлеге шәһәр Советының 46нчы сессиясендә белдерде.

ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, Автошәһәр финанс кризисыннан аеруча зур зыян күрде.
09.03.2010
Быел Татарстан мәктәпләрен 25 меңнән артык 11 сыйныф укучысы тәмамлый һәм барысы да рус теле, матемика фәннәре буенча имтихан бирергә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары Людмила Ногманова белдерде.

Битләр: << ( 2111 ) 2112 2113 2114 2115 2116 2117 2118 2119 2120 >>