Яңалыклар

19.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелгән брифингта 2010 елның октябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия халык санын алу (ВПН) үткәрелү турында журналистларга Татарстан Республикасы Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов сөйләде.
Ул илдә халык санын алу 14 октябрьдән алып 25 октябрьгә кадәр (“2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турында” 2009 ел, 23 нче июль, 1074 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары) үткәреләчәген искәртте.
19.01.2010
Кичә, 18 нче гыйнвар көнне, Мәскәүдә “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы вәкилләре төркемен Россия Президенты Дмитрий Медведев Рәхмәт хаты белән бүләкләү тантанасы узды.
Дәүләт башлыгы Рәхмәт хатын Татарстанның яшьләр, спорт һәм туристлык эшләре министры Марат Бәриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфкать Тәхәветдинов алдылар. Бүләкне Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Александр Абрамов тапшырды.
16.01.2010
Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү һәр торак пункт өчен дә, шул исәптән авылларда да ачык булырга тиеш. Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгълүматлашыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Ведомство коллегиясе 2009 елда эш нәтиҗәләренә һәм 2010 елга алга куелган бурычларга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, мәгълүматлаштыруны алга таба үстерү, инфокоммуникацион хезмәтләрне кулланышка кертү өчен,”Электрон Татарстан” проектын комплекслы рәвештә тормышка ашырырга кирәк. Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә ведомствоара бәйләнешләрне ныгытырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
15.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елдагы кулланучылар җәмгыятьләре эшчәнлеге буенча йомгаклау киңәшмәсендә авылдагы шәхси өй алларының өстәмә керем чыганагы буларак югары роле турында сөйләде.
Киңәшмә Казан кооператив техникумы бинасында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика муниципаль районнары җитәкчеләре катнашты.
15.01.2010
2010 елда Татарстан Республикасында Глобаль финанс кризисы йогынтысының тискәре нәтиҗәләрен җиңеп чыгу буенча кисәтү чаралары региональ программасын тормышка ашыру 3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Мондый мәгълүмат бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәргән Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында китерелде.
15.01.2010
Татарстан предприятиеләреннән үз хезмәткәрләренә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булмаган хезмәт хакын түләттерерләр. Бүген бу турыда Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов хәбәр итте.
15.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокук актлары регистрын формалаштыруга һәм Татарстан Республикасы норматив хокук актларының бердәм банкын алып баруга аеруча зур игътибар бирергә тәкъдим итте. Ул бу турыда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2009 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2010 елга куелган бурычларына багышланган коллегия утырышында белдерде.
13.01.2010
Бүген “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” (ЦИТ РТ) дәүләт учреждениесенең генераль директоры Николай Никифоров үз ведомствосының 2008-2009 елларда башкарган эше нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” республика максатчан программасын тормышка ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Россия Хөкүмәте аппаратының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә департаменты директоры Константин Носков һәм башкалар катнашты.
13.01.2010
Бүгенге көндә төп бурычларның берсе – дәүләт хезмәтләренең гражданнар өчен максималь ачык булуын ясау. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” (ЦИТ РТ) дәүләт учреждениесенең йомгаклау киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә Казанда ИТ-паркның яңа бинасында узды һәм “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” республика максатчан программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә һәм электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтүгә күчүгә багышланган иде.
13.01.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында “Хәзерге заман тормыш иминлеген тәэмин итү проблемалары: тәҗрибә, проблемалар, чишү юллары” халыкара фәнни-гамәли конференциясен әзерләү һәм үткәрүне оештыру комитеты утырышын үткәрде.
Конференция 2010 елның 10 февралендә казанада үтәчәк, һәм анда катнашу өчен инде 150 дән артык гариза бирелгән.

Битләр: << 2111 2112 2113 2114 2115 2116 2117 ( 2118 ) 2119 2120 >>