Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында 2010-2012 елларга нәтиҗәлелеккә бәя бирү күрсәткечләренең, индикаторларының планлаштырылган кыйммәтләренә ирешү турында килешүләргә кул куелды

28.12.2009

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында 2012 елларга нәтиҗәлелеккә бәя бирү күрәткечләренең, индикаторларының планлаштырылган кыйммәтләренә ирешү һәм дөньякүләм финанс кризисының халыкның яшәү сыйфатына һәм дәрәҗәсенә тискәре тәэсирен җиңеп чыгу буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген чагылдыра торган күрсәткечләр, индикаторлар кыйммәтләренә ирешү турында кул кую процедурасы башкарылды.
Кул кую процедурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Кул куюга хәтле доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, шуны хәбәр итте: 2010-2012 елларга республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше индикаторлары турында килешүләрдә беренче мәртәбә дөньякүләм финанс кризисының икътисадка тискәре тәэсирен җиңеп чыгу чаралары кебек индикаторлар исәпкә алынды. Моннан тыш, салымнар, иминлек түләүләре һ.б. җыелуы, шулай ук җирле товар җитештерүчеләренә һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеге кебек күрсәткечләр чагылыш таптылар.
Төп мәсьәләләр булып халык алдында барлык социаль йөкләмәләрне үтәү, эчке куллануны (республика җитештерүчеләре продукциясе) стимуллаштыру, дәүләт чыгымнарын кыскарту, электрон сатулар кысаларында дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга күчү һ.б. тора.
Соңыннан Марат Сафиуллин 2010 елда һәрбер муниципаль район һәм шәһәр округының территорияне киләчәктә үстерү стратегиясен төзүгә зур игътибар бирергә тиешлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, муниципаль дәрәҗәсендәге үстерү программаларының озын сроклы стратегияләреннән башка көчне социаль сферада, икътисадта ирешелгән казанышларны саклауга һәм арттыруга юнәлтү мөмкин түгел.
Килешүләргә кул кую вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарның күпчелегендә халыкның җан башына туры килгән керемнәр, торакны кулланышка кертү, җан башына исәпләнгән инвестицияләр күләме һ.б. күрсәткечләр үсте дип билгеләп үтте.
Кул кую процедурасы тәмамлангач, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын тормышка ашыруда осталык күрсәткән Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм ведомстволар җитәкчеләренә “Тырыш хезмәт өчен” медален, Татарстан Республикасы Президенты һәм Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшырды.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хатларын Буа, Апас, Түбән Кама, Саба муниципаль районнары башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын Әлмәт, Менделеевск, Бөгелмә, Арча, Спас, Яшел Үзән, Норлат, Чирмешән муниципаль районнары һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыклары алды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте