Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: Казанда метро төзү өстенлекле объектларның берсе итеп билгеләнде

27.12.2009

Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казан метро төзүчеләренә дүшәмбе 28 декабрь көнне 400 млн. сум акча күчереләчәген вәгъдә итте, акча бүлеп бирү турында документка инде кул куелган. Бу турыда ул бүген Казан шәһәре Авиатөзелеш районының (“Соцгород” микрорайоны) “Авиатөзелеш” метро станциясендә үткәрелгән “Алтынчәч” тоннель үткәрү комплексын тантаналы ачу чарасында хәбәр итте.
Мин сезнең налоглар түләгәндә дә, хезмәт хакын түләгәндә дә проблемаларыгыз булуын беләм, диде Рөстәм Миңнеханов метро төзүчеләр алдында чыгыш ясаган вакытта, әмма кризиска карамастан, безнең тоннель үткәрүче машиналарыбыз эшләргә, Казан метросы төзелергә тиеш. Татарстан Республикасы Премьер-министры 2013 елга Казан метрополитенының тагын 5 станциясен төзеп бетерергә тиеш икәнебезне искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев метро төзелешен өстенлекле объектларның берсе буларак билгеләде.
“Кризис вакытында күп кенә инвестицион проектларны финанслаудан баш тартырга туры килде, ләкин җитди игътибар таләп итә торган өч объект бар,” – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Бу – метрополитен төзү, заманча медицина үзәге (Яр Чаллыда) һәм Казандагы курчак театры төзелешен тәмамлау.”
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы шуны да хәбәр итте: Казандагы метрополитен һәм юл аермалары төзелешләрен дәвам итү өчен, кредит линиясе рәвешендә федераль бюджеттан финанс чараларын алу буенча җитди эш алып барыла. Аның сүзләренә караганда, әлеге эш Россиянең Финанслар министрлыгы аша алып барыла.
“Безнең шундый җайга салынган команда белән барысын да булдыра алуыбызга ышанам,” – дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, Казанның Авиатөзелеш районы һәм, гомумән, шәһәр өчен дә бүгенге вакыйгага артык югары бәя бирү кыенлыгын билгеләп үтте. Илсур Метшин шулай ук Казан метрополитенының беренче тармагының “Авиатөзелеш” станциясе белән тәмамлануы турында хәбәр итте.
Шуны әйтеп узабыз: “Алтынчәч” тоннель үткәрү комплексы шәһәр үзәге ягына таба барачак.
Берничә атна узгач, “Алтынчәч”тән соң быел җәен “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан Казанда метрополитен төзү өчен сатып алынган “Айсылу” исемле икенче тоннель үткәрү комплексы эшли башлаячак.
Тулырак мәгълүмат – Казан мэриясенең рәсми порталында: http://www.kzn.ru/news/show/10016
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте