Яңалыклар

18.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү халыкара химия саммиты эшендә катнаша. Саммитны Россия фәннәр академиясе һәм Россия эшкуарлары берлеге ярдәме белән Мәскәү Хөкүмәте, Россия химиклар берлеге оештыра.
17.03.2010

2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиаданың халыкара матбугат үзәге Мәскәү урамындагы Боз cараенда урнашачак. Мондый карарга Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиаданы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре буенча эшлекле төркем әгъзалары килде. Алар Универсиаданың берничә объектын карап чыкты.

17.03.2010
“СОГАЗ” иминиятләштерү төркеме Татарстан Республикасының иминият хезмәтләре базарында үз эшчәнлеген киңәйтергә тели. Ул хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда иминиятләштерү төркеменең идарә рәисе Вадим Янов белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

17.03.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Казанда “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының финалына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
17.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү чаралары һәм Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча Территориаль ярдәмче система көчләре һәм чараларының 2010 елгы язгы ташуга әзерлегенә багышланган киңәшмә узды.
17.03.2010
Югары профессиональ төзүчеләрдән башка Татарстан икътисады яши алмый. Ул хакта бүген "Татарстан Республикасы төзүчеләр берлеге" төбәк коммерцияле булмаган партнерлык оешмасының еллык җыелышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Хисап тоту  җыелышы "Корстон" мәдәни күңел ачу комплексында узды. Бу, оешма барлыкка килгәннән соң, беренче шундый җыелыш.

16.03.2010
“ТР фәнни-техник өлкәсе кече предприятиеләренә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм итү Фонды” коммерцияле булмаган оешмасының Попечительләр советы бүген “Тройка Диалог” идарә итү компаниясенең 2009 елдагы эшчәнлеге турында хисабын карады.

Попечительләр советы Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
16.03.2010
2013 ел Бөтендөнья җәйге универсиаданы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Сүз берничә спорт объектын кирәкле җиһазлар һәм элемтә чаралары белән тәэмин итү һәм Универсиаданың халыкара матбугат үзәген оештыру турында барды.

16.03.2010
Татарстанда эше булган халык саны 1,9 млн. кеше тәшкил итә. Ул хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

Брифинг республиканың хезмәт базарындагы вәзгыятькә багышланган иде. Ул видеоконференция тәртибендә узды. Чарада барлык муниципаль районнар да катнашты.

15.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов "Эрнст энд Янг" ("Ernst & Yang") компаниясе вәкилләре белән берничә юнәлеш буенча мәсьәләләр турында сөйләште. Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды.

Битләр: << 2101 2102 2103 2104 2105 2106 2107 2108 2109 ( 2110 ) >>