Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: Федераль бюджет республикага җитди ярдәм күрсәтте

24.12.2009

Федераль бюджет Татарстан Республикасына җитди ярдәм күрсәтте, һәм аның хисабына республика коммерция тибындагы банк кредитларын җәлеп итми дә булдыра алды. Бу турыда бүген федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән традицион үткәрелеп килә торган Яңа ел алды очрашуында белдерде.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткәрелде.
Узып бара торган елга нәтиҗәләр ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов елның катлаулы булуын, республиканың үз керемнәренең күп өлешләрен югалтуын хәбәр итте. “Быел без 2008 елга караганда 26 млрд. сумга кимрәк керемнәр алдык, - диде ул. – Федераль бюджет, бюджет кредитын тәкъдим итеп, җитди финанс ярдәмен күрсәтте. Кайбер муниципалитетларыбызның да керем өлешен формалаштыруда проблемалары булды, аларга исә без, республика бюджеты, ярдәм күрсәттек”.
Гомумән алганда, акчалар 2008 елдагы кебек үк тотылды, әмма шул ук вакытта, 2008 елга караганда, федераль бюджеттан ике тапкыр артык алынды, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, 2013 елгы Универсиада объектлары өчен (11 млрд.тан артык) капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру максатыннан (федераль үзәктән 4,3 млрд.сум), хезмәт базарында киеренкелекне киметү һәм эшсезлек белән көрәш өчен (3 млрд. сум) акчалар бүленеп бирелде.
Республикада 2010 ел бюджеты 12 млрд. сум дефицит белән формалашты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика киләсе елда керем өлешен формалаштыра алмаса, ул вакытта федераль хөкүмәтнең яңадан ярдәм итәргә сүз бирүен һәм 6 млрд.сум чамасы бюджет кредитын бүлеп бирәчәген хәбәр итте.
Универсиада объектларын күтәрүгә килгәндә, финанслау темплары 2009 ел дәрәҗәсендә сакланса, 2010-2011 елларда республика төп спорт объектларын төзеп бетерә алачагын хәбәр итте.
Инвестиция проектларын тормышка ашыру турында әйткәндә, Премьер-министр түбәндәгене ассызыклады: Татарстанның зур чыгымнар ясарга мөмкинлеге булмаса да, 2010 елда Яр Чаллыда эре медицина үзәген төзеп бетерүне планлаштыра (проекты 2,5 млрд.сумлык исәпләнде, аның 900 млн.сумына 2009 елда кредит җәлеп ителде, 500 млн. сумы үзләштерелде). Моннан тыш, Казанда курчак театры төзелү тәмамланачак.
2010 елда республика муниципаль районнарда спорт объектларын төзүне дәвам итәчәк – әлеге проект “Бердәм Россия” партиясе ярдәме шартларында тормышка ашырыла (50% ка 50%). Яңа спорт корылмалары Актанышта һәм Яңа Чишмәдә барлыкка киләчәк.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов түбәндәгене хәбәр итте, бүгенге көндә нефть табуның бәйсез экспертлар раслаган ресурс базасы 1 млрд.тонна чамасы тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда, 12-13 ел әлеге саннар бер дәрәҗәдә булганнар, һәм ел саен республика нефть табу күләмнәрен арттыра бара.
“Бүген без нефтьнең органик булмаган килеп чыгышы турында теорияне таратабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, һәм моны расларга исәплибез”.
“Укртатнафта” компаниясе белән ситуация турында фикер йөртеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан милкен рейдерларча көчләп тартып алуны “зур югалту” дип атады. Без Украинада (Кременчуг) нефть эшкәртү заводын гына түгел, анда “Татнефть” компаниясе суырткан чималны да югалттык, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Украина җитәкчелеге гамәлләренә бәя бирүдән баш тартты, моны “аның дәрәҗәсе” түгеллегенә сылтады. Ул “Украинадагы 1% акциясе булган “Укртатнафта” компаниясенең россия хакимиятен һәм инвесторларны санламыйча заводны алуын ассызыклады ”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте