Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясенең 15 еллыгына багышланган Халыкара конференциядә катнашты

25.12.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясенең 15 еллыгына багышланган “Кеше эшчәнлегенең һәрбер сферасында инновацион технологияләр төзү һәм кулланышка кертү белән бәйле мәсьәләләр чишүдә хөкүмәтнеке булмаган фәнни-иҗтимагый оешмалар роле” Халыкара конференциясендә катнашты.
Утырышта Россия икътисадында инновацион алга китеш мәсьәләләре, инновацияләрне кулланышка кертү эффекты, хәзерге җәмгыять, Россия Федерациясе икътисадының реаль секторы, финанс базары һәм дөньякүләм икътисад кризисы үсешендә инновацион технологияләр роле турында фикер алышынды.
Борис Павлов халыкара конференция катнашучыларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләде.
Соңыннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары “Татарстан Республикасы наноиндустрия сферасында инновацион үсеше” дигән темага доклад белән чыгыш ясады; аның кысаларында инновацион проектларны финанслауның төп мәсьәләләре һәм аларны чишү юлын карап чыкты, шулай ук Татарстан Республикасы наноиндустриясе торышы һәм үсеше турында сөйләде.
Борис Павлов шуны әйтеп үтте: фәнни-техник прогрессның хәзерге этабы, иң элек, биотехнология, мәгълүмати технологияләр, нанотехнологияләр кебек яңа технологияләр төзү һәм кулланышка кертү исәбеннән башкарыла, ә бу инновацион икътисадның формалашуы һәм үсеше һәм сәнәгать продукциясенең конкурент булу сәләте артуының ачышларны нәкъ шул сфераларда коммерциализацияләү нигезендә башкаралачагын аңлата. Аның сүзләренә караганда, мәгълүмати һәм фәнни күләмле технологияләр базарлары ил икътисадының иң тиз үсә торган тармакларыннан берсе була башлый, һәм беренче планга инновацион фәнни-техник ачышларның трансферы һәм аларны коммерциализацияләү мәсьәләсе чыга. Бу мәсьәләнең гамәлдә үтәлүе безгә, беренче чиратта, ватан фәне потенциалын нәтиҗәлерәк рәвештә кулланырга мөмкинлек бирер. “Фәнни-техник эшчәнлеге нәтиҗәләрен тормышка ашыру ватан продукциясен җитештерү үсеше нигезендә тулай эчке продукт арттыру, яңа җитештерү егәрлекләрен төзү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, халык яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирер. Россия Хөкүмәте һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан перспективада нәкъ менә шул мәсьәләләр фән һәм бизнес алдында куелды,” – дип билгеләде Борис Павлов.
Борис Павлов шуны ассызыклады: Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе, иң зур махсуслаштырылган тармак иҗтимагый оешмасы буларак, перспективалы заманча инновацион технологияләр һәм аларны фән, техника, медицина, икътисад, идарә итү һәм индивидуаль иҗади эшчәнлек сфераларында куллану чараларын төзү; дөньякүләм җәмгыять тарафыннан җыелган заманча мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати ресурслар куллану өлкәсендә эзләнүләр белән шөгыльләнә торган Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрнең 300 дән артык атаклы галимнәре, белгечләре, дәүләт һәм иҗтимагый хезмәткәрләрен берләштерә. Академия тарафыннан, сыгылмалы корпоратив автоматлаштырылган идарә итү системаларын төзү нигезендә мәгълүмати технологияләрнең элементлар фәнни эзләнүләрен киләчәктә үстерү максатыннан, халыкара һәм Россия фәнни берләшмәләре һәм оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек җайланган.
Борис Павлов шуны ассызыклады: конференция нәтиҗәләре алдынгы һәм яшь перспективалы галмнәр ачышларын инновация һәм мәгълүматлаштыру өлкәләрендә алга этәрергә ярдәм итәр, яңа фәнни контактлар төзүгә, фәнни эшчәнлекнең инновацион өлешен активлаштыра торган соңгы фәнни казанышлар белән алмашуга юл куяр.
Халыкара конференция эшендә шулай ук докладлар белән Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе җитәкчесе Р.А.Гафуров, КДМУ онкология кафедрасы мөдире Ф.Ш.Әхмәтҗанов, “Татарстанның фәнни-техник мәгълүмат үзәге” Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе доценты Р.И.Сәлимов, Россия табигать фәннәре академиясе профессоры Л.А.Гусева чыгыш ясадылар.