Рөстәм Миңнеханов XX Нефть саммитында: Иң мөһиме - кешеләр, үз эшенең белгечләре

12.07.2024

Татарстан Республикасы Нефть саммитының пленар дискуссиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев катнашты. Дискуссия Россиянең ягулык-энергетика комплексын 2050 елга кадәр үстерү темасына багышланды.

Нефть саммиты Россиянең иң абруйлы дискуссия мәйданчыкларының берсе булып тора, анда ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре тикшерелә, төп технологик өстенлекләр буенча хакимият һәм бизнесның берләштерелгән позициясе формалаштырыла. Рөстәм Миңнеханов 20 нче юбилей саммитында катнашучыларны сәламләде. "Ел саен июль аенда Әлмәт нефть сәнәгате үсешенең төп аспектлары турында фикер алышу мәйданчыгына әверелә. Барыгызга да, аеруча хөрмәтле федераль кунакларыбызга да актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, һәр тармакның, шул исәптән нефть сәнәгате үсешенең мөһим шарты булып кадрлар потенциалы тора. "Кадрлар мәсьәләсе - иң мөһиме. Безгә грамоталы, инициативалы, югары квалификацияле белгечләр кирәк. Аларны бездән башка беркем дә җитештермәячәк. Бүген без балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр белем бирүнең барлык дәрәҗәләре бәйләнешен ныгыту өбуенча актив эшлибез. Республикада стратегик проектлар гамәлгә ашырыла. Аларның берсе - Югары нефть мәктәбе кампусы, без хәзер шундабыз Бу - дөнья дәрәҗәсендәге белем бирү үзәге. Алдынгы уку-лаборатория һәм тикшеренү корпуслары төзелә, уникаль белем бирү экосистемасы булдырыла. Шул ук вакытта гражданнарыбызның тормышы һәм эше өчен уңайлыклар социаль инфраструктураның үсеш дәрәҗәсенә дә бәйле», - диде Рөстәм Миңнеханов. Сергей Цивилев үз чиратында шулай ук иң беренче чиратта кеше капиталына инвестицияләр кертергә тәкъдим итте. "Яшьләрне ягулык-энергетика комплексына актив җәлеп итәргә кирәк, бу тармакта эшләү абруйлы булырга тиеш. ЯЭКның киләчәге шул исәптән шундый кампусларда да. Монда яңа проектлар һәм технологияләр барлыкка килә, алар соңыннан тармакны үзгәртә», - дип өстәде министр. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев V Халыкара нефть-газ яшьләр форумы кысаларында хакатонга старт бирделәр. Форум Югары нефть мәктәбе мәйданчыгында оештырылган һәм 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Берничә көн эчендә 240 студент, укытучы, яшь белгечләр һәм галимнәр нефть-газ чыгару, нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, индустриаль биотехнологияләр һәм сәнәгатьнең башка юнәлешләрендә җитештерү мәсьәләләрен хәл итү өчен алга киткән идеяләр эшләячәк. Хакатонда катнашучылар арасында Россия, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан һәм Казахстан вәкилләре бар. Шулай ук Татарстан Рәисе һәм Энергетика министрлыгы башлыгы тармак күргәзмәсен карадылар. Экспозициядә геологик разведка, нефть һәм газ эшкәртү һәм чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, шиналар бизнесы һәм биотехнологик кластер өчен продукция, технологияләр һәм җайланмалар тәкъдим ителгән. Шуннан соң кунаклар Югары нефть мәктәбенең лаборатория-тикшеренү корпусын карадылар. Монда ЮНМ студентлары һәм галимнәре керн, флюидлар, катламга тәэсир итүнең физик-химик ысуллары үзлекләрен тикшерү белән шөгыльләнәләр. Болар барысы да нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Шулай ук биредә биотехнологик тикшеренүләр үткәрелә. Корпуста барлыгы 80 лаборатория урнашкан, алар иң заманча җайланмалар һәм программа белән тәэмин ителгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.