РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Александр Куренков Казанга БРИКС илләренең гадәттән тыш ведомстволары башлыклары киңәшмәсендә катнашу өчен килгән. Аның эшендә шулай ук Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Белоруссия һәм Эфиопия делегатлары катнаша. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы халыкара чараны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков Татарстан янгын-коткару гарнизонының агымдагы эшчәнлеге, шулай ук республикада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасын камилләштерүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.