Татарстан Рәисе һәм РФ Энергетика министрлыгы башлыгы Нефть югары мәктәбе кампусындагы балалар бакчасында һәм тулай торакта булдылар

12.07.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәттә эш сәфәрендә. Визит кысаларында алар Татарстан Республикасының Нефть саммитында катнашачаклар.

Югары нефть мәктәбе кампусында кунаклар «Каракүз»балалар бакчасын карадылар. Мәктәпкәчә учреждение 60 балага исәпләнгән. Тәрбия Монтессори системасы буенча уза. Балалар белән 9 педагог шөгыльләнә. Шулай ук балалар бакчасында өстәмә белем бирү белгечләре һәм педагоглары эшли: педагог-психолог, укытучы-логопед, музыка җитәкчесе, физкультура буенча инструктор, татар телен өйрәнү буенча тәрбияче, инглиз теле педагогы, ИЗО-эшчәнлек педагогы, хореограф, шахмат буенча тренер. Аннары Энергетика министрлыгы башлыгын Югары нефть мәктәбе студентларының яшәү шартлары белән таныштырдылар. 1 нче курс студентлары өчен кампуста яшәү өстенлекле тәртиптә тәэмин ителә. Балалар дөнья стандартлары буенча төзелгән ике урынлы номерларда яшиләр, ә барлык кирәкле көнкүреш техникасы урнашкан вакытта бирелә. Тулай торакның 2 корпусында 700 урын булдырылган. ЯТулай тораклар корпуслары җир асты җылы юл белән тоташтырылган. Шулай ук уку-лаборатория һәм лаборатория-тикшеренү корпусларына җылы күчешләр бар. Нефть югары мәктәбенең яңа кампусы 2024 елның февралендә ачылдган. Кампус «шәһәр эчендә шәһәр" булып тора. Аның территориясендә студентлар, яшь галимнәр һәм аларның гаиләләре өчен уңайлы яшәү һәм уку өчен барлык кирәкле инфраструктура булдырылган. Биредә югары уку йорты һәм тармак фәннәре, практикага юнәлдерелгән белем һәм реаль җитештерү гармонияле рәвештә берләштерелә. Исегезгә төшерәбез, дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар Россиядә «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында төзелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.