Татарстан Рәисе һәм РФ Энергетика министрлыгы башлыгы V Халыкара нефть-газ яшьләр форумында катнашучылар белән аралаштылар

12.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәттә V Халыкара нефть-газ яшьләр форумында катнашучылар белән аралаштылар.

Форум мәйданчыгына Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Әзәрбәйҗаннан, Үзбәкстаннан һәм Казахстаннан 240 студент, укытучы, яшь белгечләр һәм галимнәр җыелган. Берничә көн эчендә балалар тармакның җитештерү мәсьәләләрен хәл итү өчен алгарыш идеяләрен эшләячәкләр һәм тәкъдим итәчәкләр. Әңгәмә барышында яшь галимнәргә ярдәм итү, ягулык-энергетика комплексында кадрлар потенциалын үстерү, Россиянең дустанә илләр белән сәнәгать кооперациясен киңәйтү, альтернатив энергетика перспективалары мәсьәләләре тикшерелде. Сергей Цивилев эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру темасына аерым тукталды. "Бүген инженер һөнәре элеккеге кебек түгел. Техник белемнән тыш, бу белгечләр IT күнекмәләрен, ясалма интеллект коралларын, икътисад нигезләрен һәм бизнес-процессларны модельләштерүне белергә тиеш. Инженер һөнәре - иң кирәкле һәм абруйлы һөнәрләрнең берсе", - дип ассызыклады министр. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында яшь белгечләргә киләчәк карьералары өчен нәкъ менә Татарстанны сайларга тәкъдим итте. "Сез республикабызның нефть башкаласы Әлмәт шәһәрендә. Монда яшәү, белем алу һәм эшләү өчен иң уңайлы шартлар тудырылган. Сезне Әлмәттә көтеп калабыз!"- дип өстәде Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.