Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев Әлмәттә яңартылган 1 нче лицейда булдылар

12.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Таһиров исемендәге 1 нче яңартылган лицейда булдылар, лицей 1 мең урынга исәпләнгән.

Узган ел йөз еллык тарихы булган Әлмәт уку йорты реконструкцияләнде. Лицей территориясендә яңа уку корпуслары, бассейнлы спорт корылмалары төзелә, янәшәдәге территория төзекләндерелә. Татарстан Рәисе һәм Энергетика министрлыгы башлыгы уку биналарында, телестудиядә, остаханәләрдә, амфитеатрда һәм оранжереядә булдылар. Уку йортында функциональ биналар кластерларга тупланган. Кабинетлар һәм лабораторияләр профильле фәннәр буенча бүленгән. Остаханәләр 3D-модельләштерү, робототехника, кулинария һәм башка юнәлешләр буенча дәресләр өчен җиһазландырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.