Яңалыклар

10.06.2010
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Helix Ventures (АКШ) венчур фонды идарә компаниясе җитәкчелеге һәм "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян белән очрашты.
10.06.2010
Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводның “Берләштерелгән судно төзелеше корпорациясе” ААҖ составына керү процедурасы төгәлләнгәннән соң агымдагы елда предприятиедә тыныч максатларда кулланылучы суднолар төзелә башлаячак.
09.06.2010
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең Tekfen Construction and Installation Co., Inc. компаниясе вәкилләре белән очрашты. Яклар төрек компаниясенең Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы (ТАНЕКО) төзелешендә, Менделеевскида “Аммоний” проектын гамәлгә ашыруда, шулай ук “Алабуга” МИЗ инфраструктурасы объектларын үстерүдә катнашуы хакында фикер алышты. Шулай ук Татарстанның кайбер инвестиция проектларына төрек капиталын җәлеп итү мөмкинлекләре дә каралды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
09.06.2010
Бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков депутатларны ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.

Илдар Халиков сүзләренә караганда, ТР Хөкүмәте социаль-икътисади һәм милли-мәдәни сәясәт өлкәсендә моңарчы тупланган тәҗрибәне истә тотып эшләячәк. Республикада актив рәвештә инвестицияләр җәлеп итү һәм инновацион процесслар дәвам иттереләчәк. “Республика икътисадында нефть табу һәм машина төзелеше кластерлары зур урын алып тора. Татарстан Идел буе федераль округындагы нефтехимия продукциясенең - 28 процентын, РФ буенча 13 процентын җитештерә”, - диде Хөкүмәт башлыгы, республиканың химия һәм нефтехимия продукциясен җитештерүдә һәм аны урнаштыруда лидер булырга тиешлеген ассызыклап.
09.06.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында «ICL-КПО ВС» ААҖнең Директорлар советы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда сүз компанияне Татарстан Республикасы һәм Россиянең ИТ-базарында алга таба үстерү перспективалары хакында барды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «ICL-КПО ВС» компаниясе республиканың югары технологияләр базарында мөһим урын били, ИТ-паркның төп предприятиеләреннән санала, бүгенге көндә аның алдына яңа бурычлар куярга кирәк.
08.06.2010
Һава шартлары Татарстан аграрийларын инде икенче ел рәттән сыный. Көздән 825,2 мең гектар мәйданда чәчелгән уҗым культураларының быел 460 мең гектары (яртысыннан артыгы) корылыктан һәлак булган. Барлык чәчүлек мәйданнарның 45 проценты гына иминиятләштерелгән. Моны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов иминиятләштерүнең кыйммәткә төшүе белән аңлата, чөнки һәр гектар өчен сезонның иң чыгымлы вакытында 1200-1500 сумнан акча түлисе була. Уҗым культураларын эшкәртүгә язын өстәмә 1,5 млрд. сум акча сарыф ителгән иде, бөтен чыгымнарны исәпләсәк, акчалата һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең материаль ресурслары 15 млрд. сумга җыела.
07.06.2010
Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Резиденциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “ЛУКОЙЛ” ААҖ президенты Вагит Алекперов арасында булган рәсми очрашудан соң журналистларның сорауларына җавабында, В.Алекперов: “Шәхсән үзем һәм “ЛУКОЙЛ” компаниясе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Болгар белән Свияжскидагы тарихи урыннарны торгызырга алынуын, Татарстанда ислам һәм христиан диннәренә бәйле һәм тарих чоңгылына төшеп барган кыйммәтле ядкарьләрне янә калкытырга омтылуын хуплап, тарихи һәйкәлләрне торгызуда ярдәм йөзеннән, “ЛУКОЙЛ” компаниясе бүген үзенә йөкләмәләр кабул итеп алды, 3 елга Меморандум имзаланды, аның нигезендә компания мәчетләр, соборлар реставрацияләүгә ел саен 15әр миллион сум акча бирәчәк”, - дип искәртте.
07.06.2010
“ЭлИнвест” (Казахстан) һәм “Ташьяпи” (Төркия) компанияләре Татарстан белән төзелеш өлкәсендә эшләргә тели.

Ул хакта компания вәкилләре бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуда сөйләде.
06.06.2010
“Татар халкын берләштерә торган мөкатдәс ике мәйдан бар. Аның берсе театр сәхнәсе булса, икенчесе - Сабан туе мәйданы”. Халкыбызның мәшһүр әдибе Аяз ага Гыйләҗевның бу сүзләре елдан-ел актуальрәк яңгырый бара. Милли бәйрәмебез географиясен киңәйтә барып, Бөтенроссия, халыкара статустагы бәйрәмгә әйләнде.
06.06.2010
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла.

Битләр: << 2081 2082 2083 2084 2085 2086 2087 2088 ( 2089 ) 2090 >>