Яңалыклар

14.07.2010
Татарстанга ике көнлек визит белән Саха (Якутия) Республикасы делегациясе килде. Сәфәрнең максаты- төбәкне үстерүнең инновацияле юлларын өйрәнү һәм тәҗрибә уртаклашу. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Саха (Якутия) Республикасы вице-президенты Дмитрий Глушко һәм Фәннәр академиясе президенты Игорь Колодезников белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
14.07.2010
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ арасында Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмати технологияләрне һәм хезмәтләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ генераль директоры Андрей Семериков кул куйды.
14.07.2010
Татарстан җитәкчелеге Япония компанияләренең респулика базарына килүенә карата кызыксыну белдерә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Искәртеп үтәбез, Масахару Коно җитәкчелегендәге япон эшкуарлары делегациясе Татарстан Республикасына 12 июльдә килде. Делегация составына Япония бизнес-клубы (Мәскәү) вәкилләре, автомобиль, нефть, банк һәм икътисадның башка тармакларындагы мәнфәгатьләрне тәкъдим итүче егермедән артык эшкуар керә. Делегация әгъзалары «КАМАЗ” ААҖ, “Соллерс” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Казандагы IT-паркта, шулай ук “Йокогава электрик” компаниясенең Техник үзәгендә (“Идея” технопаркы) булды.
13.07.2010
Россия Хөкүмәте Президиумы утырышы булды. Утырыш корылык китергән нәтиҗәләрне бетерү темасына багышланган иде.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, аномаль югары температурадан аеруча нык зыян күргән башка төбәкләрнең җитәкчеләре катнашты.
13.07.2010
Татарстан Президенты эш визиты белән Воронеж өлкәсендә булды, анда ул Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев белән очрашты.
13.07.2010
Узган ел Татарстанда муниципалитетларда үз эшен башлап җибәрүче кече һәм урта эшмәкәрләргә грант ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибә проекты гамәлгә ашырыла башлады. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет гамәлгә ашыра торган бу проект лизинг механизмы кулланып ярдәм итүне күздә тота. Узган ел йомгаклары “Лизинг-грант” программасының нәтиҗәлелеген раслаган. Быел аны дәвам итәргә булганнар. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстанда “Лизинг-грант” программасының яңа этабына старт бирелде. Киңәшмәдә узган елга йомгак ясалып, программаны быел гамәлгә ашырудагы бурычлар билгеләнде.
12.07.2010
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТРның кеше хокуклары буенча аппараты коллективына яңа җитәкчеләрен тәкъдим итте.

Ул - Сәрия Сабурская.

Моңа кадәр Сәрия Сабурская ТР Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш идарәсен җитәкләде.
09.07.2010
Алабуга VIII Бөтенроссия авыл уеннарын үткәрергә әзер һәм тиешле дәрәҗәдә үткәрәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Виктор Зубковка белдерде.
09.07.2010
Җәй коры килү сәбәпле, Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять гади түгел, әмма ил җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләренә ярдәм итү чараларын эзли. Бу хакта бүген Алабугада узган киңәшмәдә беренче вице-премьер Виктор Зубков белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
08.07.2010
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Мәгълүмат җәмгыятен үстерү буенча советның бүген Тверьда узган утырышында катнашты. Утырыш РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узды.

Совет әгъзалары мәгълүмат-коммуникация технологияләрен социаль өлкәдә куллану хакында фикерләште, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Битләр: << 2081 2082 ( 2083 ) 2084 2085 2086 2087 2088 2089 2090 >>