Яңалыклар

03.07.2010
Бүген Ижауда уза торган Федераль Сабан туенда илнең 40 төбәге вәкилләре катнаша. Күпсанлы делегацияләр Сабан туе узачак Киров исемендәге паркка иртәнге сәгать 10нан җыела башлады. Аларны үзәк капка янында Удмуртия иҗат коллективлары каршы алды һәм теләүчеләрне чәкчәк белән сыйлады.
02.07.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тамбов өлкәсендә Россия Президентының өстенлекле илкүләм проектларын гамәлгә кую Советы президиумы утырышында катнаша.

Совет утырышын Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин үткәрә.
01.07.2010
Бүген «Татнефть» һәм Германиянең «Preiss-Daimler Group» компаниясе “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Татнефть-Алабуга Пыяла җепсел” уртак предприятиесен ачты.

Тантаналы чарада Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саксония Премьер-министры урынбасары, икътисад, хезмәт һәм транспорт министры Свен Морлок, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, «P-D Group» президенты Юрген Прайсс-Даймлер катнашты.
30.06.2010
Бүгенге көннән башлап Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелде. ТР Хөкүмәтенең бу карары Премьер-министр Илдар Халиков тарафыннан имзаланды.

Гадәттән тыш вәзгыять режимын кертү турында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында узган ТР Гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында игълан ителде. Аның сүзләренчә, янгын чыгу очракларын киметү һәм торак пунктларны су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән янгын-кисәтү чаралары комплексы эшләнгән.
30.06.2010
Краснодар крае җитәкчелеге дәүләт идарәсендә IT-технологияләр кертү буенча Татарстан тәҗрибәсен кулланырга планлаштыра. Бу хакта бүген Кубань губернаторы Александр Ткачев Татарстан башкаласында IT-паркта белдерде. Краснодар краеның министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләрен ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров озатып йөрде.
29.06.2010
Иртәгә Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелә. Бу хакта ТР Лаеш районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика семинар-киңәшмәсендә белдерелде.
29.06.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенең I этабы нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтте. Республикада программаны тормышка ашыру нәтиҗәләрен ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева игълан итте.
28.06.2010
Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов гарәб дәүләтләре – Кувәйт дәүләте, Согуд Гарәбстаны һәм Бахрейн корольлекләре илчеләрен кабул итте.
28.06.2010
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Финанс–сәнәгать ассоциациясе төркемнәре президенты Олег Сосковец белән очрашты.

Очрашуда республика компанияләренең Россия Финанс–сәнәгать төркемнәре ассоциациясе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов та катнашты.
Соңрак Минтимер Шәймиев Малайзиянең элеккеге Премьер-министры доктор Махатхир Мөхәмәдне кабул итте.
28.06.2010
Соңгы елларда илдә күп кенә мөселман илләре белән хезмәттәшлекне җәелдерү һәм ныгытуга зур игътибар бирелә. Россия мөселман Көнчыгышында стратегик юнәлешен төгәл билгеләде дияргә була, бу исә аны ислам дөньясының фаразлап була торган партнеры итте. Россия Ислам конференциясенә 2005 елда күзәтүче буларак кабул ителгәч, хезмәттәшлек тагын да җанланды һәм ныгыды.

Битләр: << 2081 2082 2083 2084 ( 2085 ) 2086 2087 2088 2089 2090 >>