Рөстәм Миңнеханов «ICL-КПО ВС» компаниясен үстерү перспективалары хакында фикер алышты

09.06.2010

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында «ICL-КПО ВС» ААҖнең Директорлар советы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда сүз компанияне Татарстан Республикасы һәм Россиянең ИТ-базарында алга таба үстерү перспективалары хакында барды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «ICL-КПО ВС» компаниясе республиканың югары технологияләр базарында мөһим урын били, ИТ-паркның төп предприятиеләреннән санала, бүгенге көндә аның алдына яңа бурычлар куярга кирәк.

«ICL-КПО ВС» компаниясе Директорлар советы рәисе Нив Спелман, үз чиратында, кичә компаниянең Директорлар советы утырышы узуын, анда үсеш перспективалары хакында сүз баруын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бүген Россия һәм Татарстанда мәгълүмати технологияләрне үстерүгә гаять зур игътибар бирелә.Шул ук вакытта югары технологияләргә дәүләт хакимияте дәрәҗәсендә дә, гражданнар ягыннан да ихтыяҗ зур.

Fujitsu компаниясе тәҗрибәсе дөньяның иң яңа технологияләреннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте Нив Спелман. Шул рәвешчә, аның сүзләренә караганда, Татарстанның ИТ-базары иң заманча технологияләр һәм программа продуктларына ия була алачак.

Нив Спелман шулай ук инновацион технологияләрне үстерү һәм республика икътисадының төрле тармакларына кертүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга тәкъдим итте. Fujitsu компаниясе бу юнәлештә тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү белән кызыксына, диде ул.

«ICL-КПО ВС» ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков Татарстан Президенты өчен компаниягә кыскача презентация үткәрде, 2009 елда һәм 2010 елның беренче кварталындагы эшчәнлекнең нәтиҗәләре хакында сөйләде.

Мисал өчен, 2010 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча предприятиедә 1250 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 35 мең сумнан артып китә. 2009 елда продукция сату күләме 1 819 миллион сум тәшкил иткән.

2009 елда компания 294, 018 миллион сум (2008 елда – 229 миллион сум) күләмендә салым түләгән.

Компаниянең төп төбәк үзәкләре Екатеринбург, Красноярск, Хабаровск, Краснодар һәм башка шәһәрләрдә урнашкан. Моннан тыш, Россиядә компаниянең 110 нан артык сервис үзәге (шуларның 10 сы – Татарстан Республикасында) бар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республиканың ИТ-хезмәтләр базары үсеш кичерә. Бүгенге көндә мәгълүмати технологияләр һәм аларны кертү – модага яраклашу гына түгел, ә иң кирәкле юнәлешләрнең берсе, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республиканың интеллектуаль потенциалы, югары уку йортларының булуы ИТ тармак өчен югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә.

Без республикада куәтле ИТ-кластер булдыру турында карар кабул иттек, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, бүген «ICL-КПО ВС» компаниясе куелган бурычларны хәл итүгә, Россия күләмендә һәм Халыкара дәрәҗәдә ИТ-базарда үз өлешен киңәйтүгә зур игътибар бирергә тиеш, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.