Марат Әхмәтов: “Быел уңыш нинди булуга карамастан, Татарстан халкы икмәксез калмаячак”

08.06.2010

Һава шартлары Татарстан аграрийларын инде икенче ел рәттән сыный. Көздән 825,2 мең гектар мәйданда чәчелгән уҗым культураларының быел 460 мең гектары (яртысыннан артыгы) корылыктан һәлак булган. Барлык чәчүлек мәйданнарның 45 проценты гына иминиятләштерелгән. Моны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов иминиятләштерүнең кыйммәткә төшүе белән аңлата, чөнки һәр гектар өчен сезонның иң чыгымлы вакытында 1200-1500 сумнан акча түлисе була. Уҗым культураларын эшкәртүгә язын өстәмә 1,5 млрд. сум акча сарыф ителгән иде, бөтен чыгымнарны исәпләсәк, акчалата һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең материаль ресурслары 15 млрд. сумга җыела. “Шул ук вакытта уңышның нинди булачагы җитди борчу тудыра, чөнки уҗымнар бик нәзберек, зәгыфь, башагы сыек, димәк, уңышы 2 тапкырга азрак булачак. Яз башында болай булыр дип уйламаган идек”, - дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында барган брифингта М.Әхмәтов.

Шуның сәбәпләренә тукталып, министр быел апрель-май айларында явым-төшем нибары 30 мм, ягъни күпьеллык уртача күрсәткечнең 44 проценты кадәр генә булуын искәртте һәм әле дә ярый кырларга салам тапатып сиптерелгән иде – бу дымны тотып торырга ярдәм итте, диде. Язның коры килүе өстенә, соңгы 20 көндә 1 мм явым-төшем күзәтелгән мәйданнар бар, мәсәлән, Ютазыда, ә Актанышта 2,6 мм, Зәй белән Сабада 5 мм да юк, дип, Татарстан территориясенең явым-төшем картасына журналистлар игътибарын юнәлтте: анда республика территориясенең 70 проценттан артыгы кызыл белән буялган, ягъни – корылык. Бөгелмә, Сарман, Мөслим, Минзәлә районнарында хәл кискен –явым-төшем 9-20 мм тирәсе генә. Дөрес, Казан яны территорияләрендә, әйтик, Питрәч, Югары Ослан, Лаеш районнарында вазгыять уңай булса да, алар гына Татарстан икмәгенең язмышын хәл итәрлек түгел, дип үкенеч белдерде М.Әхмәтов. Аның сүзләренчә, еллык явым-төшем республика мәйданнарында уртача 160-180-200 мм норма булса, хәзер хәтта иртә язда да нибары – 90-120 мм, җитмәсә, яз ашкынып җәйгә әйләнде: апрель-май айларының температура суммасы башка елларда 275 градус тирәсе булса, быел 2 мәртәбә эссерәк, ягъни 450 градус. 20 см тирәнлектәге туфракта исә су запасы 30 мм норма саналса, хәзер 10 мм һәм аннан да түбәнрәк – бу кискен хәл. Җир эшкәртүдәге авыр вазгыятьне исәпкә алып, Татарстан Президенты быелга республика бюджетыннан өстәмә 1 млрд. сум акча бирү турында күрсәтмә бирде, ул акча минераль ашламалар кредитын каплауга тотыла.

Шулай да, кул кушырып кайгырып утырмыйбыз: кырларга ваклап салам сиптереп, дым парга әйләнмәсен өчен чаралар күрелде, 2 млрд. чамасы сумлык минераль ашламалар алынды. Бүген исә республикада былтыргы уңыштан калган 1,5 млн. тонна икмәк запасы бар, шуның 1 млн. тоннасы - икмәк кабул итү предприятиеләрендә, 0,5 млн. тоннасы – авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, дип, министр: “Быел уңыш нинди булуга карамастан, Татарстан халкы икмәксез калмаячак”, - дип вәгъдәләде.

Россия буенча исә хәзер икмәк запасы 250 млн. тонна исәпләнә, яңа уңыш 90 млн. тонна күләмендә булыр дип фаразлана. Корылыктан быел, Татарстаннан тыш, аның чиктәше Башкортстан Республикасы, Оренбург өлкәсенең төньяк районнары һәм Самара өлкәсе аеруча интегә, диде М.Әхмәтов. Шундый хәлдә калуга карамастан, министр федераль үзәктән республикага нинди дә булса ярдәм буласына өмет ителми, мөгаен, “стрелка”ны иминият акчасына таба күчерерләр, дип искәртә. Ә инде иген уңышының түбән булуы авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хакында кискен чагылыш тапмаска тиеш, дип саный ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.