Рөстәм Миңнеханов: “Республика сәнәгате тимер юлларга игътибар бирергә тиеш”

02.10.2010

Татарстанның сәнәгать предприятиеләре тимер юл буйлап йөк ташу мөмкинлеген активрак карарга тиеш. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы Владимир Якунин белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы Татарстанга эшлекле сәфәре барышында Түбән Камада төзелүче нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы һәм Алабуга” махсус икътисади зонасы белән танышкан.

“Безнең барлык өлкәләрдәге үсеш күбесенчә транспорт инфраструктурасы белән билгеләнә, анда тимер юл төп урынны били, - дип ассызыклады Президент. – Берничә зур проект бар, без аларны бары тик “Россия тимер юллары” белән бергәләп кенә хәл итә алабыз”.
Үз чиратында, Владимир Якунин билгеләп үткәнчә, тимер юл эшчеләре төбәк икътисадының гомуми торышына бик нык бәйле. “Сез тауарны никадәр күбрәк җитештерсәгез, без шулкадәр күбрәк ташыячакбыз, - диде “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы. – Бу уңайдан сез һәрвакытта да безнең конструктив хезмәттәшлеккә исәп тота аласыз”.

ТР Министрлар Кабинетында узган очрашуда Владимир Якунинга Свияжск мультимодаль үзәге тәкъдим ителде. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, проектның бәясе 18 миллиард сум тәшкил итә, шуның 5,8 миллиарды – федераль үзәктән, 2,5 миллиарды – республика бюджетыннан бүленәчәк, ә калганын инвесторлардан җәлеп итү күздә тотыла. Проект буенча 2014 елга эшкәртелә торган йөкләрнең күләмен – 14 миллион, ә 2030 елга 29 миллион тоннага җиткерү күздә тотыла.

Ленар Сафин “Россия тимер юллары” ААҖнә мультимодаль үзәк проектының инвестиция өлешендә катнашу тәкъдимен җиткерде.

Владимир Якунин мондый фактка да игътибар юнәлтте: йөкләрнең гомуми күләмендә тимер юл алып торган өлеш өстенлек итмәячәк. Мисал өчен, 2014 елда тимер юлга проект буенча – 2 миллион, ә 2030 елда 6,7 миллион тонна йөк туры киләчәк.

“Биредә тимер юл транспортының катнашуы, йомшак кына итеп әйткәндә, төп урынны биләми, - диде В.Якунин. – “Россия тимер юллары” ААҖнең бурычы – тимер юлларны үстерү”.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы белән килеште. “Безгә чынлыкта кайсы транспортка исәп тотуыбызга җитди карарга кирәк. Тимер юлларга басым ясау зарур, - дип ассызыклады республика башлыгы. - Әмма “Казаноргсинтез” да, “Нәфис косметикс” та үсеш кичерәчәк, аларның логистикасын тимер юлларга юнәлдерергә кирәк”.

Фикер алышу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Якунин мультимодаль үзәк өчен йөк базасы булдыру буенча теоретик проектлаштырудан конкрет гамәлләргә күчү кирәклеге турында уртак фикергә килде. “Әгәр фикер алышу барышында тимер юл транспорты өчен яңа йөк базасы ачыкланса, без дә катнашачакбыз”, - дип вәгъдә итте В.Якунин.