Рөстәм Миңнеханов Россия Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы медале белән бүләкләнде
01.10.2010Россия Федерациясе спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка “1980 елда Мәскәүдә узган XXII Олимпия уеннарының 30 еллыгы истәлегенә медален” һәм Мактау грамотасы тапшырды.
Татарстан Президенты әлеге бүләкләргә Россия спорты һәм Халыкара спорт хезмәттәшлегенә сизелерлек өлеш керткәне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганы өчен лаек булды.
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев исеменнән Рөстәм Миңнехановка Мактау грамотасы һәм медаль Мәскәүдә узган 2013 елда Казанда 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә тапшырылды. Киңәшмәдә сүз Казан инфраструктурасын алга таба үстерү, Универсиаданың спорт мирасыннан файдалану, шулай ук Идел буе спорт академиясенең перспективалары хакында барды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.