Татарстанда социаль ипотека буенча торак төзү күләме кискен артмаячак
05.10.2010Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак төзү күләме ел саен кискен артмаячак. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько әнә шул хакта хәбәр итте.
А.Ясько искәртеп узганча, Дәүләт торак фондының попечительләр советы 2011 елга социаль ипотека программасын раслаган. Аның нигезендә киләсе елда 422 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла.
Шул ук вакытта 2010 елда Дәүләт торак фонды көче белән төзелгән торакның гомуми күләме 800 мең квадрат метр тәшкил итә.
Андрей Ясько ассызыклап үткәнчә, социаль ипотека буенча торак төзү күләмен туктаусыз үстерү дөрес түгел. “Болай эшләп без коммерция торагы базарын юк итәргә мөмкинбез, - дип белдерде министр урынбасары. – Безнең бәяләүләр буенча, инде хәзер үк классик схема буенча торак сатып алырга хәлләреннән килгән кешеләр дә социаль ипотека программасыннан файдалана”.
Шуңа бәйле рәвештә А.Ясько вәгъдә иткәнчә, алга таба социаль ипотека программасында катнашучыларны тагын да җентекләбрәк сайлаячаклар. “Социаль ипотека адреслы булырга тиеш, - диде министр урынбасары. - Социаль ипотека һәм коммерция төзелеше арасындагы тигезлекне саклау мөһим”.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.