Рөстәм Миңнеханов: Үзенең җиңүләре белән "КАМАЗ-Мастер" командасы дөнья базарында "КАМАЗ" ААҖ продукциясенең уңай имиджын тудыра
07.10.2010Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы автоузышчылары белән очрашуда Татарстанда автоспорт ярышларын күбрәк үткәрергә чакырды.
Хөкүмәт йортында узган очрашуда Д1А дивизионында ралли-кросс буенча Ауропа чемпионатының көмеш призеры һәм чемпионы Тимур Тимерҗанов һәм Илдар Рәхмәтуллин, “Ефәк юлы-2010” ралли-рейды җиңүчеләре һәм призерлары – “КАМАЗ-Мастер” командасы әгъзалары, Д1 дивизионында автокросс буенча Россия чемпионаты җиңүчесе Салават Фәтхетдинов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ралли-кросс буенча Ауропа чемпионатында яшь татарстанлылар Тимур Тимерҗанов һәм Илдар Рәхмәтуллинның уңышларына шатлануын белдерде. “Мин үзем бу эштә нидер аңлыйм, шунлыктан тирән хөрмәтемне белдерәм. Ралли-кросс – ул трек узышлары да, автокросс та түгел. Ул күпкә катлаулырак”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты, автоспорт буенча атказанган спорт мастеры.
Хәзер исә, Р.Миңнеханов фикеренчә, Тимур һәм Илдарга Д1 дивизионында акрынлап үз көчләрен сынап карарга кирәк. “Беренчедән, Д1А дивизионында үз позицияләреңне саклап калу, икенчедән, Д1 дивизионында үз көчеңне сынап карау мөһим, - дип белдерде Президент. – Мин андагы көндәшлекне, узышчыларның осталык дәрәҗәсен яхшы беләм... Д1 дивизионында тагын да катлаулырак булачак”.
“КАМАЗ-Мастер” командасының уңышлары хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов аны бөтен Россиянең горурлыгы дип атады. “Ефәк юлы” ралли-рейдында сез чираттагы мәртәбә безнең йөк машиналарының иң яхшысы икәнлеген расладыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан башлыгы Владимир Чагин, Фирдәвес Кәбиров һәм Эдуард Николаевка. – Яңа узышчыларның пәйда булуы күңелле хәл”.
“Без – автомобиль республикасы, без лидерлар булырга тиеш. Безнең “КАМАЗ-Мастер” командасы, талантлы картингчылар бар, без яңа шоссе-боҗра трассасын төзедек – боларның барысы да безгә уңыш китерергә тиеш”, - дип саный Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бай спорт инфраструктурасы активрак кулланылырга тиеш. “Автомобиль ярышларын күбрәк үткәрергә кирәк, аларның кыйммәт булуы мәҗбүри түгел. Осталык күнегүләр барышында түгел, ә нәкъ менә ярышлар вакытында арта, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Безнең барлык спорт инфраструктурасы эшләргә тиеш”.
Фирдәвес Кәбиров Татарстан Президентына республикада картинг хәрәкәтенә алга таба да ярдәм күрсәтү һәм үстерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. “Моннан тыш, кышкы трек ярышларының саны кимү тенденциясе күзәтелә. Шул ук вакытта бу ике сезон арасында тиешле спорт формасын саклау алымы да. Аларда мин дә, Салават та, Чагин да катнаша, барыбыз да очраша алачакбыз”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Кәбировны хуплады. “Бу ярышлар бер көнлек булсын, катлауландырырга кирәкми. Әмма ул чагында аларны атна саен үткәрергә мөмкин. Спортчыларга ярышырга кирәк бит, алар үз осталыкларын даими арттырырга тиеш”, - диде Президент һәм ТР Автомотоспорт федерациясе башлыгы Иван Егоровка тиешле күрсәтмә бирде.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ-Мастер” командасы коллективына ТР Президентының Рәхмәт хатын, ә Тимур Тимерҗанов һәм Илдар Рәхмәтуллинга Халыкара класслы спорт мастеры билгеләрен тапшырды.