Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе коллегиясенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, килеп чыкканнарын бетерү буенча эшчәнлегенә багышланган утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, янгыннар буенча катлаулы булган узган елдагы уңышлы эшчәнлегегез өчен Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте, барлык татарстанлылар исеменнән янгын сүндерү-коткару хезмәтендә эшләүчеләрнең һәркайсына олы рәхмәт белдерәм, дип мөрәҗәгать итте. Республиканың былтыр 2,5 мең кешесе үлемнән коткарылган, ә кеше гомерен берни белән чагыштырып та, алыштырып та булмый, хәтта үз гомерләре бәрабәренә кешеләрне коткарырга ашыккан фидакарьләр арабызда яши, алар – сезнең сафта, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе – коткарып калынган кешеләр гомере, диде Хөкүмәт җитәкчесе.