ТР Президенты Мамадыш районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын өй туйлары белән котлады
15.02.2011Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Мамадыш районына сәфәр кыла.
Иртән ул Дәүләт торак фонды линиясе буенча төзелгән йортлардан фатир ачкычлары алган Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм социаль ипотека программасында катнашучыларны өй туйлары белән котлады.
Тукай урамы, 33 адресы буенча урнашкан торак йортта 24 сугыш ветераны яшәячәк, алар арасында Зоя Овсянникова да бар. Рөстәм Миңнеханов Зоя Сергеевнада кунакта булып, аны өй туе белән котлады һәм телевизор бүләк итте.
Бүген файдалануга тапшырылган йортларның икенчесе – Ленин урамында урнашкан 25 фатирлы йорт. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм социаль ипотек программасы буенча фатир алган кешеләр яшәячәк.
Мамадыш районында быелның май аена кадәр яшәү урынына мохтаҗ барлык ветераннарны торак белән тәэмин итәргә ниятлиләр. Бүген исә 39 ветеран өй туйлары үткәрә.
Рөстәм Миңнеханов тантаналы вакыйгада хәбәр иткәнчә, Татарстанда барлыгы 14 мең ветеран фатир алачак, аларның 10 меңе үзләренең торак шартларын яхшыртты инде. “Ветераннарны торак белән тәэмин итү – дәүләтнең төп бурычларыннан берсе”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге алга таба да әлеге мәсьәләне контрольдә тотачак.