Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның барлык предприятиеләре дә Дәүләт торак фондына взнос түләргә тиеш”
11.02.2011Татарстанның барлык предприятиеләре дә социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру өчен Дәүләт торак фондына взнос түләргә тиеш. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов торак төзелеше һәм аны файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган Республика киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Искәртеп узабыз, 2011 елда Татарстанда торак төзелеше буенча еллык биремнең дүрттән бере социаль ипотека программасына туры килә. 2011 елда социаль ипотека буенча 593 мең квадрат метр торак (10340 фатир) файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан предприятиеләренең Дәүләт торак фондына взнос түләүләренә бәйле мәсьәлә каралды. Финанс министрының беренче урынбасары – ТР Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, 2011 елга Дәүләт торак фондына взнослар җыю буенча еллык бирем 5,454 миллиард сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта предприятиеләр тарафыннан 5,136 миллиард сумлык йөкләмә кабул ителгән. Эре предприятиеләрдән «КАМАЗ» (80 миллион сум), «РИТЭК» (68 миллион), “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” (30 миллион), Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, “Камдорстрой” тресты, Түбән Кама шин заводы, «Счастливые времена» ҖЧҖ үз өстенә йөкләмә алмаган.
Кайбер предприятиеләр план биременнән кимрәк йөкләмә алган. Мисал өчен, «СМП-Нефтегаз» 2011 елга 35 миллион сум урынына – 8,7 миллион, «Элекон» 13 миллион сум урынына 9 миллион сумлык йөкләмә алган.
10 февральгә ТР бюджетына социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру өчен предприятиеләрдән 388 миллион сум акча килгән. Кайбер компанияләр («Эссен продакшн», «Нәфис косметикс», «Казан май комбинаты») узган елгы йөкләмәләр буенча бурычларын түләп бетергән. Шул ук вакытта кайбер компанияләрнең түләүләр буенча гыйнвар аена бурычлары бар. Мисал өчен, “Казаноргсинтез” – 16,7 миллион, ТГК-16 7 миллион сум акча түләмәгән. Бурычлылар арасында “Челтәр компаниясе”, Казан вертолет заводы һәм башка предприятиеләр дә бар.
ТР Президенты социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру өчен Дәүләт торак фондына взнос түләмәүчеләрне тәнкыйть утына тотты. Әлеге программа буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ татарстанлылар ел саен 10-11 мең фатир ала. 2011 елга түләүләр буенча йөкләмә алмаган җитәкчеләргә республика башлыгы бер атна вакыт бирде.
Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры Илдар Халиковка 2011 елга бурычлары булган предприятие җитәкчеләрен киңәшмәгә чакырырга күрсәтмә бирде. Дәүләт торак фондына взнослар буенча йөкләмә алырга теләмәгән җитәкчеләрне исә үзем тикшерәчәкмен дип вәгъдә итте.
“Социаль ипотека программасында барлык предприятиеләр дә катнашырга тиеш”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Ул искәртеп узганча, Татарстанның “Татнефть” һәм “Түбән Кама Нефтехим” кебек эре предприятиеләре, зур кредит йөкләмәсе һәм җитештерүне үстерү кирәклегенә дә карамастан, Дәүләт торак фондына взносны вакытында түли.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, социаль ипотека программасы алга таба да дәвам итәчәк. Узган елда гына да мохтаҗ гаиләләр өчен социаль ипотека программасы буенча 11 мең фатир төзелгән.