Рөстәм Миңнехановка “Яңа авыл” проектын тәкъдим иттеләр
12.02.2011Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать комплексы өлкәсендә “Яңа авыл” инвестиция проектын тәкъдим иттеләр. Бу чара ТР Президенты эшлекле визит белән барган Чүпрәле муниципаль районы Мәдәният йортында узды.
Татарстан Президентына республика авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча яңа проектны модератор, “Агропаркменеджмент” идарәче компаниясе җитәкчесе Юрий Шевченко тәкъдим итте.
Проект “Яңа авыл”ны үз эченә алган агрокомплекс булдыруны күзаллый, аның составында терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе җитештерү буенча 160 заманча мини-ферма, ит эшкәртү заводы, сөт һәм катнаш азык заводы, шулай ук 130 уңайлы, җиһазланган йорт, медицина учреждениесе, мәктәп, балалар бакчасы, спорт һәм сәүдә-күңел ачу корылмалары кебек инфраструктурасы булырга тиеш.
Проектта сөтчелек, сарык үрчетү, кошчылык, дуңгызчылык, балык үрчетү, шулай ук фермер теплицасы кебек 7 төп юнәлештә 600гә кадәр мини-ферма урнаштыру каралган.
Мини-фермалар проект буенча “Яңа авыл”дан 40 км радиуста урнашкан авыллардагы фермерларның участокларында булачак.
Бу проектның өстенлеге терлекчелек продукциясе производство технологияләрен бер кеше башкаруда, Ауропа стандартларында сыйфат һәм норматив срок белән тәэмин итүдә һәм производствоның үз кыйммәтен бүгенге хуҗалыклардагы белән чагыштырганда 2 тапкыр киметүдә.
Рөстәм Миңнеханов проект белән кызыксынуын белдерде һәм җентекләп карарга кирәклеген билгеләп үтте. “Бүген авылның төп проблемасы – эшсезлек, шул сәбәпле күп кеше биредән китү ягын карый. Авыл халкына эшләү өчен крирәкле шартлар тудыру – безнең бурыч”, - дип тәмамлады сүзен Татарстан Президенты.