Яңалыклар

10.02.2011
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасында дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү планын гамәлгә ашыруның барышы турында” киңәшмә үткәрде.
10.02.2011
Бүген Татарстан делегациясе Свердловски өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла. Делегация составында – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов. Алар Первоуральски яңа торба заводында хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшүләр алып барачак.
09.02.2011

2011 елда Татарстанның архив эшендә зур үзгәрешләр булачак. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.

09.02.2011

Йортларның түбәләрен кардан чистартуга салкын караган идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә карата 5 җинаять эше кузгатылган. Шул исәптә, бүген 3 җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында белдерде.

09.02.2011

Казанда кешеләр күпләп була торган объектларның түбәләрен чистартуга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бу хакта бүген гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында белдерде.

08.02.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты - “Алабуга” махсус икътисади зонасының Күзәтүчеләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы” ААҖ Күзәтүчеләр советы утырышын үткәрде.
08.02.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Резо Багбан Кондори белән очрашты. Очрашуда сүз Генераль консулның икенче вазифага күчү сәбәпле, Татарстан Республикасында эше тәмамлану турында барды.
08.02.2011
Быел Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да мәҗбүри тәртиптә рус теле һәм математика буенча “кече БДИ” тапшырачак. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республика Министрлар Кабинетында узган брифингта әнә шул хакта хәбәр итте.
07.02.2011

Татарстанга эшлекле сәфәргә Кыргызстан Республикасы делегациясе килде. Делегацияне республиканың Мәгариф һәм фән министры Канат Садыйков җитәкли. Алар Татарстанның башлангыч, урта махсус һәм югары һөнәри белем бирүче уку йортлары белән танышырга ниятли. Сәфәр нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Кыргызстан арасында кысалы килешү төзү көтелә.

07.02.2011
Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында төзеләчәк Россия-Сингапур бизнес клубының беренче утырышы Казанда узарга мөмкин. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортында Россия-Сингапур эшлекле форумы башкаручы директоры Майкл Тэй белән очрашуында шул хакта сүз булды. Очрашуда шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Президент ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һ.б. катнашты.

Битләр: << 2031 2032 2033 2034 2035 2036 2037 2038 2039 ( 2040 ) >>