Яңалыклар

22.03.2011
Быел 1 гыйнвардан кертелгән закон буенча, Татарстан территориясендәге зур сулыкларның аерым участокларында түләүле балык тоту гамәлдә кала бирә. Ләкин һәвәскәр һәм спорт кызыксынуыннан гына балык тотучыга нинди хезмәтләр өчен акча түләргә тиеш булуы хакында анык кына әйтү мөмкин түгел, чөнки акча түләткән кадәр уңайлыклар булдырылмаган. Дөрес, балык тоту турында федераль закон бар, ләкин ул камил түгел һәм кайсы урыннарда бушлай балык тоту рөхсәт ителгәне хакында да әйтелмәгән.
22.03.2011
Бүген Казанда “Идел буе федераль округында федераль һәм территориаль геологик мәгълүмат фондларының бердәм системасы эшчәнлеге” дигән ике көнлек семинар эшли башлады. Татарстан башкаласының Россия һәм халыкара масштабтагы бихисап чараларны кабул итү буенча бай тәҗрибәсе булса да, мондый юнәлештәге чараның бездә әле тәүге тапкыр үткәрелүе. Округ семинарын “Идел буе федераль округы буенча геологик мәгълүмат террриториаль фонды” федераль дәүләт учреждениесе Татарстандагы филиалы базасында оештырган. Семинарның пленар утырышы бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Ривьера” комплексында узды. Чарада шулай ук Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Россия федераль геология фонды, ТР министрлык-ведомстволар вәкилләре һ.б. катнаша.
22.03.2011
Татарстан территориясе аша 4098 елга ага һәм аларның гомуми озынлыгы 19 мең чакрымнан артык, 4 су саклагыч, 1225 гидротехник корылма (күпер һәм буаларның һәммәсенең хуҗасы бар) исәпләнә. Соңгыларының 238ен язгы ташу вакытында су басарга мөмкин, җитмәсә, шушы 238нең 16сы куркыныч хәлдә булу ихтималы зур, ә алардан астарак булган территорияләрдә торак пунктлар һәм республиканың экътисад объектлары урнашкан. Елгаларда боз кузгалу, су ташу вакыты быел 25 марттан 5 апрельга кадәр булыр дип көтелә.
21.03.2011
Универсиада авылынды яшәүче студентларны һәм спортчыларны кайнар ризык белән тәэмин итү белән корпоратив җәмәгатьчелек туклануын тәэмин итү өлкәсендә Ауропаның эре компанияләренең берсе “Sodexo” шөгыльләнергә мөмкин. Бүген “Дакар” ралли-рейдында катнашучыларны тукландыру белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче компаниянең мөмкинлекләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.
21.03.2011
Янгын куркынычы сезонына әзерлек, узган елгы янгыннарда зыян күргән урманнарны яңадан торгызу мәсьәләләре һәм 2011 елга урман хуҗалыгындагы бурычлар бүген РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Виктор Зубков рәислегендә узучы “Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру” дип исемләнгән Бөтенроссия киңәшмәсенең игътибар үзәгендә булачак. Санкт-Петербургта узачак киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
21.03.2011
ТР җитәкчелеге Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенә республиканың мәгълүмат җыю һәм эшкәртү процедураларын камилләштерү буенча инициативаларына теләктәшлек күрсәткән өчен рәхмәтле. Бүген Росстат җитәкчесе урынбасары Максим Дианов белән очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов та катнашты.
19.03.2011
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры Василий Кудряшов Свердловск өлкәсе делегациясе әгъзаларына икътисади зонаның потенциалын тәкъдим итте.
19.03.2011
Татарстан – Россиянең иң динамик үсеш кичерә торган төбәкләренең берсе. Бүген Свердловск өлкәсе губернаторы Александр Мишарин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендә узган очрашуда әнә шулай дип белдерде.
19.03.2011
Казанга эш визиты белән губернатор Александр Мишарин җитәкчелегендәге Свердловск өлкәсе делегациясе килде.
18.03.2011
2015 елга “Алабуга” МИЗ да инвестицияләрнең гомуми күләме 100 млрд. сумнан артачак, ә биредә теркәлгән резидент-компанияләр саны 35 кә җитәчәк. Бу хакта бүген Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында узган “түгәрәк өстәл” утырышында “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры Василий Кудряшов хәбәр итте.

Битләр: << 2031 ( 2032 ) 2033 2034 2035 2036 2037 2038 2039 2040 >>