Тәтештә Бөек Ватан сугышы ветераннары өй туе үткәрде

12.02.2011

ТР Премьер–министры Илдар Халиков Тәтеш муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла.

Тәтештә ТР Хөкүмәте башлыгы төзелә торган микрорайонны карады һәм яңа фатирларга Бөек Ватан сугышы ветераннарын урнаштыру тантанасында катнашты. Яңа фатир 18 ветеранга һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына бирелде.

ТР Тәтеш районы башлыгы Мөхәррам Ибәтов Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә ветераннарга торак төзү программасын финанслаган өчен рәхмәт белдерде. Ул яңа фатирларга күчүчеләрне котлады, нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

Илдар Халиков сәламләү сүзендә, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы Татарстан Президенты контролендә дип билгеләп үтте.

“Хөрмәтле ветераннар! Без сезнең каршыда бурычлы һәм быел барлык ветераннар да федераль программа буенча яңа фатирлы булсын өчен тырышачакбыз”, - дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы.

“Яңа йорта сезгә озак яшәргә, яңа ачык һәм җылы фатирларда яхшы кәеф булуын телим. Бәйрәм белән сезне”, - дип котлады ветераннарны Илдар Халиков. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Лошманов фатирында булды.

Тәтеш районында сугыш ветераннары белән барлыгы 371 килешү төзелгән. Социаль ипотека буенча гомуми мәйданы 7591 кв.метрлы 180 фатирлы 10 күп фатирлы торак төзелеше гамәлгә ашырыла. Барлык йортларның әзерлек дәрәҗәсе югары, аларны 2011 елның февраль–март айларында тапшыру ниятләнә.

Тәтеш районында барлыгы 194 ветеран яңа фатирлы булган.