Яңалыклар

18.03.2011
Бүген Мәскәүдә “Россия һәм дөнья: инновацион стратегияне эзләгәндә” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция (Гайдар форумы) кысаларында интеллектуаль милек, патент һәм тауар билгеләре Федераль хезмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
18.03.2011
Бүген Мәскәүдә “Россия һәм дөнья: инновацион стратегияне эзләгәндә” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында Татарстан мисалында инновацион эшчәнлекне үстерү өчен төбәк инфраструктурасын булдырудагы актуаль мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл уза. Түгәрәк өстәлне ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барачак.
17.03.2011

Бүген Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган хатыны белән Казан Кремле буйлап экскурсия ясады. Кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

17.03.2011

“Төркия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә кардәш Татарстан белән ике арадагы мөнәсәбәтләр мөһим урын тота. Ике ил арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме икътисади кризиска кадәр югары иде. 2009 елдагы авырлыклар аңа үз эзен салды. 2010 ел күрсәткечләрен әле бик уңышлы дип булмый. Без моңа карамастан, товар әйләнешен үстерергә омтылырга тиеш. 2015 елга Төркия белән Россия арасында товар әйләнеше күләмен 100 млрд. долларга җиткерү бурычы куела. Россия-Төркия сәүдә әйләнеше күләмендә Татарстан өлеше сизелерлек урын алырга тиеш”. Бүген Казан федераль университеты мөгаллимнәре һәм студентлары алдында ясаган чыгышында Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган әнә шулай дип белдерде. КФУ да узган очрашуда шулай ук Төркия рәсми делегациясе әгъзалары, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һ.б. рәсми затлар катнашты.

17.03.2011

Казанга Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган килде. “Казан” Халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

16.03.2011
Бүген РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә Гайдар форумы кысаларында “Россия һәм дөнья: инновацион стратегияне эзләгәндә” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул дүрт көн дәвам итәчәк.
16.03.2011
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү бюрократик киртәләрдән котылырга һәм гражданнарның дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгатьләр санын киметергә, шулай ук хакимият органнары эшенең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
15.03.2011
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чуашстан Республикасы Президенты Михаил Игнатьев килешү турындагы документны имзалады.
15.03.2011
Казанның Мәскәү урамында урнашкан Фукс йорты 2011-2015 елларга исәпләнгән республикакүләм “Мирас” максатчан программасы кысаларында сафка бастырылачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте. Билгеле булганча, ул башта шәхси милектә санала иде. Шушы көннәрдә инвестор бу милектән баш тарткан.
15.03.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуашстан Республикасы Президенты Михаил Игнатьев “Майский” Теплица комбинаты” ҖЧҖндә булды.

Битләр: << 2031 2032 ( 2033 ) 2034 2035 2036 2037 2038 2039 2040 >>