Казанда VII Бөтенроссия янгынчылык-гамәли спорты буенча ТР Премьер-министры Кубогына ярышлар башланды

11.02.2011

Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе уку-күнегүләр узу манежында VII Бөтенроссия янгынчылык-гамәли спорты буенча ТР Премьер-министры Кубогына ярышлар башланды. Анда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Пермь крае, Самара һәм Рязань өлкәләре, Санкт-Петербург белән Иваново шәһәрләреннән һ.б. төбәкләрдән 20 команда (һәркайсының составында 8 зур кеше һәм 6 яшүсмер) җитезлектә һәм осталыкта көч сынаша. Татарстан данын исә Түбән Кама, Әлмәт, Казан һәм Яшел Үзәндәге янгынга каршы көрәш хезмәтенең 1, 2, 5 һәм 8 нче отрядлары спортчылары яклый.

Ярыш ачылышы тантанасында катнашканнардан ТР Премьер-министры Илдар Халиков спортчыларны һәм республикага килгән кунакларны сәламләп, янгынчылык-гамәли спорт төре нәтиҗәләре ул турнир таблицасындагы биләгән урын һәм яулаган медальләр генә түгел, ә коткарылган гомерләр һәм шулай ук гадәттән тыш хәлләрдән йолып алынган кешеләр дә, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә, Татарстанның мондый ярышларны инде 7 нче тапкыр үткәрүе бер дә очраклы түгел, аның 1 нчесе ул чактагы Татарстан Премьер-министры – хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган иде, ә быел яшүсмерләр арасында I Дөньякүләм чемпионат уздырылды, дип искәртте И.Халиков. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәге башлыгы Игорь Паньшин, илебезнең спорт башкаласы Казанда булуыма шатмын, мондый чара оештырып уздырган өчен Татарстанга рәхмәт белдерәм һәм спортчыларга уңышлар телим, диде.

Программа буенча, спортчылар бүген 2 метр биеклектәге каршылык аша узып, 100 метр араны тизлеккә йөгерә һәм бер-берсеннән шудырып чыгарыла торган 3 буынлы баскычта өйрәнүләр узу манарасының 3 нче катындагы тәрәзәсенә үрмәли. Иртәгә исә штурмлау баскычы тоткан килеш 32 метр араны йөгереп, шушы баскыч буйлап тышкы яктан манараның 2 нче (кече һәм урта төркем), 3 нче һәм 4 нче каттагы тәрәзәләренә менә. Аннары кичке 5 нче яртыда җиңүчеләр игълан ителә һәм бүләкләү тантанасы була. Кубок өчен ярышта катнашканнар, күнегүләр үтәгәндә билгеләнгән вакытка сыеша алса, “Спорт мастеры” исеме бирелүгә хокук алачак – әлеге ярышларның шул яктан да дәрәҗәсе зур.

Искәртеп үтәбез: ТР Премьер-министры Кубогы – күчмә, ләкин 3 тапкыр рәттән беренче урынга чыккан җыелма командага ул бөтенләйгә калдырыла. Әлегә кадәр моңа Татарстан җыелмасы гына ирешә алган: гомуми зачетта барысы – 5 җиңү. Гомумән, республика командасы составындагылар шәхси беренчелектә янгынчылык-коткару спорты буенча I Дөньякүләм чемпионатта 2 алтын, 2 көмешкә ия булган иде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.