Төркиянең Rixos отельләре челтәре җитәкчелеге Казанда кунакханәләр төзү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Rixos отельләре челтәре идарәсе сәветы рәисе Ф.Таминдже белән очрашуы вакытында хәбәр ителде. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Казанда кунакчыллык индустриясе объектлары төзелеше, башка тармакларда уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре хакында сүз барды. Ф.Таминдже Казанда 2006 елда булуын, Татарстанның, Россиянең динамик үсеше сөендерүен билгеләп үтте.