Казанда Берләшкән Милләтләр Оешмасының сәнәгый үсеш буенча проект офисы ачылырга мөмкин. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ЮНИДОның Россия Федерациясендәге Халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге директоры Сергей Коротков белән очрашуы вакытында Татарстан белән ЮНИДО арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Казанда Ауропа яһүд конгрессы яклавы астында милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган халыкара конференция узарга мөмкин. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген Ауропа яһүд конгрессы президенты, Толерантлык һәм килешү буенча Ауропа Советы рәистәше Вячеслав Кантор һәм Федерация Советының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Михаил Маргелов белән очрашуы вакытында әлеге чараны Татарстан башкаласында уздыру перспективалары каралды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.