Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстанда халык белән идарә итү институты буларак жирле үзидарә оештырылган”
20.04.2012Бүген Мәскәүдә РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе каршындагы Җирле үзидарә советы белән Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессының “Россия төбәкләрендә муниципаль тормышның күптөрлелеге: закон, теория, практика” темасына багышланган уртак утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Уртак утырышны РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко уздырды. Очрашуда Россия төбәкләрендә җирле үзидарә практикасы үзенчәлекләре, хакимиятнең дәрәҗәләре һәм тармаклары арасындагы мөнәсәбәтләр проблемасы буенча фикер алыштылар, Россия һәм халыкара муниципаль тәҗрибәгә анализ ясалган, муниципалитетлар өчен уртак проблемалар һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде.
Россиянең муниципаль берәмлекләре өчен иң зур тема – аларның эшчәнлеген финанслау, - дип ассызыклады Валентина Матвиенко. – Хәзерге вакытта муниципалитетлар вазыйфаларының чыгымнары һәм керем чыганаклары арасында баланс юк”. Спикер сүзләренә караганда, 2,5 процент муниципалитет кына үз керемнәре исәбенә чыгымнарын каплый ала, күбесенә акча җитми.
Муниципалитетларның финанс белән тәэмин ителү күләмен күтәрү өчен муниципаль дәрәҗәгә федераль һәм төбәк салымнарыннан кергән акчаны законлы тапшыру кирәк, дип саный Валентина Матвиенко.
Ул утырышта Россия җирле үзидарә көнен гамәлгә кую инициативасы белән чыгыш ясады.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да доклад белән чыгыш ясады. Валентина Матвиенко сүзләренә караганда, ул Татарстанда муниципаль идарә урнаштыру өчен күп эш башкарган.
Республика парламенты җитәкчесе күптән түгел ТР муниципаль берәмлекләре органнарының Казанда узган VI съездында мөһим нәтиҗә ясалды: Татарстанда халык белән идарә итү институты буларак жирле үзидарә оештырылды дип белдерде. Хәзерге вакытта республикада 3 млн. 850 мең кеше яши, 974 муниципаль берәмлек, 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район бар.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, татарстанлылар җирле хакимияткә ныграк ышана башлады: беренче чиратта үз проблемалары белән муниципаль органнарга мөрәҗәгать итәләр.
“Мин дә Бюджет кодексын һәм Россия Федерациясендә: федераль, төбәк, муниципаль дәрәҗәдәге хакимиятләр арасында салым һәм финанс вәкаләтләрен билгеләүне карауны көтәм”, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе.
Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль хезмәтләр өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсен күтәрде. Урыннарда идарә итүчеләргә дәүләт белән җәмгыять ягыннан зур таләпләр куела. “Республикабызда 4 вузда яңа факультетларны махсус ачтык, әмма квалификацияле менеджерларны, хезмәткәрләрне, юристларны әзерләү өчен бу гына да җитми. Бу мәсьәлә буенча җитди уйлану зарур”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан җитәкчелеге карары белән республиканың 974 муниципаль берәмлек башлыгына эш өчен ноутбуклар бүләк ителде, автотранпорт бирелде, хезмәт хаклары арттырылды. Моннан тыш, муниципалитетларның барлык җитәкчеләре “Муниципальная Россия” журналына яздырылды.
Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләре игътибарын Татарстан парламенты тарафыннан “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды турындагы” ФЗга үзгәрешләр кертү турындагы закон инициативасы әзерләнүенә юнәлтте.
Парламент җитәкчесе күп балалы гаиләләргә җир участогы бүлеп бирү мәсьәләсен дә кузгатты. “Шәһәр кырыенда участоклар бүлеп бирү вакытында җитди проблема туды. Без хәл итү юлларын табабыз, әмма кайбер күп балалы гаиләләрнең торак төзү өчен акчасы җитмәвен ассызыкларга кирәк. Участокларны сату-алу башланачак, күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү булган максатка ирешә алмаячакбыз”, - дип ассызыклады ул. Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бүлеп бирелә торган территорияләрдә инженер һәм социаль инфраструктураны үстерү мәсьәләсе буенча уйлану зарур.
Утырыш нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте органнарына йөкләмәләр биреләчәк һәм җирле үзидарәгә карата закон сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасының Русия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле Вәкиллек матбугат үзәге