Кытай һәм Россия – бөек икътисадлар. Ә хезмәттәшлек дәрәҗәсе әлегә икътисади үсеш югарылыгыннан калыша. Бу турыда бүген Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Ли Кэцян Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында барган төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында белдерде. Аның эшендә, шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округына кергән 6 төбәк, тагын Кытайның Шаньдун, Хубэй, Хунань һ.б. провинцияләре башлыклары катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген республика Хөкүмәте йортында Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенең партком секретаре Цзян Икан белән очрашты. Искәртеп үтик: Россия Федерациясенә булган ике көнлек (29 һәм 30 апрель) эш сәфәре кысаларында Казанга килгән Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Ли Кэцян җитәкчелегендәге делегация составында Шаньдун провинциясе вәкилләре дә бар.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Корбануглы Бирдемөхәммәдов белән очрашты. ТР Президенты Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнаша. Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Корбануглы Бирдемөхәммәдов төрекмән атына багышланган бәйрәмдә катнашты. Тантана Ашхабад ат комплексында узды.
Бүген эш сәфәре белән Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, Россия куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов һ.б. рәсми затлар каршы алды.
Кытай Дәүләт Советы вице-премьеры Ли әфәнде Кэцян берничә минут элек Казанга килде. Ли Кэцян җитәкчелегендәге 130 кешедән торган Кытай делегациясен “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры вазифаларын башкаручы Иршат Минкин һ.б рәсми затлар каршы алды. Традиция буенча, очкыч баскычыннан төшү белән, зур кунаклар татар чәкчәген татып карады. Ли Кэцян ТР Хөкүмәте башлыгына, шулай җылы каршылаган өчен, рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты Төрекмәнстан җитәкчелеге һәм Русия Федерациясе җитәкчелегенә Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен оештырырырга ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстан мәдәният көннәре Төрекмәнстанда 2012 елның 25028 апрелендә Ашхабадта узды. Бүген Төрекмәнстанның милли-мәдәни үзәгендә Татарстан һәм Төрекмәнстан сәнгать осталарының йомгаклау концерты узды.
Дәүләт хакимиятләре органнары эшенә халык бәясе Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан халыкның тормыш итү сыйфатын һәм эшчәнлеге нәтиҗәсен бәяләү буенча дәүләт йөкләмәсен башкаруга төп күрсәткеч булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты утырышында белдерде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү эшләренең яхшы гына башлануын искәртеп, шушы темпны киметмәскә кушты.
Күп балалы гаиләләрне түләүсез җир кишәрлекләре белән тәэмин итү бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә күтәрелгән мөһим темаларның берсе булды.