Rixos кунакханәләр челтәре җитәкчелеге Казанда берничә проект тормышка ашырырга тели
20.04.2012Төркиянең Rixos отельләре челтәре җитәкчелеге Казанда кунакханәләр төзү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Rixos отельләре челтәре идарәсе сәветы рәисе Ф.Таминдже белән очрашуы вакытында хәбәр ителде. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Казанда кунакчыллык индустриясе объектлары төзелеше, башка тармакларда уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре хакында сүз барды. Ф.Таминдже Казанда 2006 елда булуын, Татарстанның, Россиянең динамик үсеше сөендерүен билгеләп үтте. “Без Татарстан территориясендә берьюлы берничә проектта катнашу турында уйлыйбыз”, -дип белдерде ул. Аның сүзләренә караганда, бүген кунакханә бизнесын үстерергә кирәк, шәһәргә һәм республикага мөмкин кадәр күбрәк туристлар, бизнес вәкилләрен тарту зарур.
Rixos отельләре челтәре идарәсе советы рәисе сүзләренә караганда, алар катнашачак проект гади отель генә түгел, тулы бер комплекс булырга мөмкин. Моннан тыш, ул Татарстан белән төзелеш индустриясендә, мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карарга кирәк, дигән фикердә. Таминдже бүген Россиядә әлеге компания катнашында халыкара класслы дүрт көллият ачылуын җиткереп, шундый ук уку йортын Казанда да ачу тәкъдимен кертте.
Президент Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, әлеге төрек компаниясе белән уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан ягында кызыксыну булуын җиткерде. Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Татарстанда төрек бизнесы катнашында гамәлгә ашырылучы проектларга тукталып, аларның иң эреләренең “Алабуга” МИЗында урнашуына игътибар юнәлтте. “Гомумән алганда, Татарстан белән Төркияне икътисад өлкәсендә булсынмы, мәдәни өлкәдә булсынмы, күптәннән тыгыз элемтәләр бәйли. Бүген төрек компанияләре Россия һәм аның төбәкләре базарына җитди карый”, - дип билгеләп үтте ТР башлыгы.
“Әгәр Казанда кунакчыллык индустриясе объектлары төзелеше турында карар кабул итәсез икән, Татарстан җитәкчелеге бу эштә ярдәм итәргә әзер”, - дип Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Rixos отельләре челтәре вәкиленә мөрәҗәгать итте.
Очрашуда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты катнашты.
Билгеле булганча, агымдагы елның 31 май-1 июнь көннәренә Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Төркиягә сәфәре планлаштырылган. Аның кысаларында Татарстан эшмәкәрләре катнашында бизнес-форум үтәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте