Яңалыклар

11.04.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләргә венчур инвестицияләре салуны үстерүгә ярдәм фондының Попечительләр советы утырышы узды. Анда, аерым алганда, 2010-2011 елларда “Ак Барс Капитал” идарә компаниясенең венчур инвестицияләренең ябык пай инвестиция фондлары белән идарә буенча эшчәнлеге тикшерелде. Хәзерге вакытта “Ак Барс Капитал” идарәсендә булган әлеге фонд портфелендә IT һәм телекоммуникацияләр, машина, приборлар төзелеше өлкәләрендә махсуслашкан 5 компания исәпләнә.
11.04.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Индонезиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джаухари Оратмангун белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан шулай ук Президентның Тышкы элемтәләр департаменты директоры -ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
11.04.2012

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ дә ТР Мәгариф һәм фән, ТР хезмәт, мәшгуллек һәм социаль яклау министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән “Мәгариф. Карьера” XII махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.

10.04.2012
Бүген Татарстан Республикасы Презизиденты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкер белән очрашты. Очрашуда Россия һәм Люксембург арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү кысаларында Люксембург һәм Татарстанның алдагы хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
10.04.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургның икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Люксембургка эш сәфәре кысаларында узды.
10.04.2012
Люксембург Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм республика компанияләре белән танышырга тели. Бүген Татарстан-Люксембург “түгәрәк өстәл”ендә чыгыш ясаган Сәүдә палатасының Директорлар советы әгъзасы Стив Бреер шулай дип белдерә. “Түгәрәк өстәл” ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең Люксембургка эш сәфәре кысаларында оештырылды.
10.04.2012
Татарстан делегациясенең Люксембургка сәфәре хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Люксембург сәүдә палатасындагы очрашу вакытында шулай дип белдерде. Биредә Татарстан-Люксембург “түгәрәк өстәле” оештырылды, аның кысаларында Татарстанның икътисади һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде.
10.04.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Люксембургта Ауропада иң зурлардан саналган “SES” спутник компаниясенең Телекоммуникацияләр белән идарә итү үзәгендә булды. Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бөек Люксембург Герцоглыгында эш сәфәрендә.
10.04.2012
Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Коми, Удмуртия, Чувашия Республикаларында, Киров өлкәсендә һ.б. кайбер төбәкләрдә автомобиль юлларында авыр йөк машиналары өчен вакытлыча чикләү кертелә (бу 1961 елның языннан гамәлдә). Бу язын юл кырыйлары һәм асфальт астындагы туфрак су һәм дымнан бүрткән булу, шуңа күрә, бердән, юлларда иминлек тәэмин итү зарурияте, икенчедән, юл өслеге бозылу белән аңлатыла.
09.04.2012
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Люксембург Герцоглыгына эш сәфәре башланды. “Финдел” Халыкара аэропортында республика башлыгын Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Шульгин, Люксембургның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг каршы алды.

Битләр: << 1911 1912 1913 1914 1915 1916 1917 ( 1918 ) 1919 1920 >>