Татарстан Президентына Универсиадада катнашучылар һәм уеннар кунакларын тукландыру программа концепциясен тәкъдим иттеләр

20.04.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Универсиада авылы территориясендәге Халыкара мәгълүмат үзәге бинасында булды. Республика башлыгы тукландыруны оештыру системасы белән танышты һәм 2013 нче елгы уеннарда катнашучылар өчен әзерләнәчәк меню ашамлыкларыннан авыз итте.

Халыкара студентлар спорты федерациясенең II инспекция визиты кысаларында чарада федерациянең беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, FISU күзәтчелек комитеты рәисе Кемаль Тамер, Җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас һәм башкалар катнашты. Президентны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрлык җитәкчеләре, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев һәм башкалар озатып йөри.

“2013 нче елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадада тукландыруны оештыру программасы концепциясе” проекты турында сөйләү барышында Владимир Леонов сүзләренә караганда, Универсиада 2013 тә катнашучылар, кунаклар һәм тамашачыларны – 74 меңгә якын кешене югары дәрәҗәдә тукландыру бурычы тора. Аларның 13 меңен спортчылар тәшкил итә. Кейтеринг компанияләре спорт объектларында ашату схемасын, менюны төзеп, аны Роспотребнадзор һәм “Казан 2013” Башкарма дирекциясе фикере белән килештерә. Спорт объектларында спортчыларны ашату ланч-бокслар китерү юлы белән “Содексо” компаниясе тарафыннан оештырыла. Бу спортчыларның Универсиада авылында туклануы өчен каралган барлык порцияләрнең 20 процентын тәшкил итә.

FISU таләбе буенча Универсиаданың һәр спортчысы көненә 3,4 кг азык кулланачак, бу 7 мең калорийга тиң. Универсиада көннәрендә 1,5 миллион порция ашамлык әзерләнүе фаразлана. Тукландыруны оештыруга кирәкле продуктлар өчен 360 миллион сум акча сарыф ителәчәк. 120 миллион сум персонал хезмәте өчен түләүгә, 31 миллион сум бер тапкыр яраклы савыт-саба алу өчен кирәк булачак. “Содексо” компаниясе 1 мең пешекче, 900 кухня хезмәткәре һәм 400 волонтерны җәлеп итәргә ниятли. Казан һәм Чаллы мәктәпләре ашханәләреннән пешекчеләрне чакырткан очракта да, 350 пешекчегә ихтыяҗ бар икән. Рөстәм Миңнеханов республика шәһәр һәм районнарыннан да пешекчеләрне җәлеп итәргә кушты.

13,5 мең кешенең туклануын оештыру буенча төп пункт – Халыкара мәгълүмат үзәгенең 4 нче катында урнашкан Төп ресторан булачак. Ул стационар кухнялы һәм 612 урынга төшке аш залы белән 3 катлы комплекстан гыйбарәт. 2 һәм 3 нче катлардагы төшке аш заллары 1400 һәм 990 утырту урынына исәпләнгән. Шул рәвешле без FISUның берьюлы 3,5 мең кешелек утырту урыннары булырга тиеш дигән таләбенә җавап бирә алачакбыз. Тукландыруны оештыру өчен 2 һәм 3 нче катлардагы залларга өстәмә җиһазлар алу зарур. Бу хәлиткеч роль уйный, чөнки 1 нче каттагы 550 кешегә исәпләнгән стационар кухня һәм 960 кешелек булачак IT- лицей ашханәсе шулкадәр күп кеше ташкынын сыйдыра алмаячак. Җиһазлар белән тәэминат өстәмә 212 миллион сумны таләп итә.

Төп ресторанда 4 тапкыр ашату оештырылачак: иртәнге аш, төшке аш, кичке аш һәм соңгы кичке аш. Бер кешегә көнлек ашау НДС ны исәпкә калып, 2336 сумнан гыйбарәт булачак, дип фаразлана. FISU таләпләре буенча 5 төрле кухня тәкъдим ителәчәк: Ауропа-Урта диңгез – 45-50 процент, рус- милли (татар)-10-15 процент, Азия кухнясы – 20 процент, хәләл кухня – 15 процент һәм вегетариан кухня -10 процентны тәшкил итәчәк.

Ашату системасында Универсиада уздыру чорына җәлеп ителәчәк иганәчеләр, партнер һәм лицензиатлар да бар. Алар арасында Макдональдс, Кока-Кола, БКК һәм башкаларны санап узарга мөмкин.

Презентация тәмамлангач, Президент менюдагы ашамлыклардан авыз итте. Тулаем алганда, биредәге азык-төлек сыйфатыннан һәм төрлелегеннән канәгать калды. “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров журналистларга билгеләп узганча, кунаклар кайбер десертларның артык баллы булуын искәрткән һәм җиләк-җимешләрнең күбрәк булуына теләк белдергән.

Рөстәм Миңнеханов бүген шулай ук “Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты” фабрикасында да булды.

ТР Президенты матбугат хезмәте