"ГАЗ-21 "Волга" авторетроклубы яңа сезонын ача

21.04.2012

“ГАЗ-21 «Волга” авторетроклубы яңа сезонны ача. Бүген Казанда клуб президенты, республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә әлеге иҗтимагый оешманың җыелышы узды.

Чарада катнашучылар узган сезонга нәтиҗә ясады һәм 2012 ел планын раслады, төрле мәсьәләләр буенча фикерләште.

Искәртеп узабыз, “ГАЗ-21 “Волга” автоһавәскәрләр клубы 2006 елның июлендә гамәлгә куелган иде. Оешманың максаты – ретро-автомобильләр һавәскәрләре тырышлыкларын берләштерү һәм координацияләү. Клубны оештыру республика Дәүләт Советы Рәисе идеясе.

Бүгенге көндә клубка Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100дән артык катнашучы керә. Алар арасында Фәрит Мөхәммәтшин шикелле югары дәүләт вазыйфасын башкаручылар да бар.

Бүгенге утырышта клуб президенты республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин оешмага керү теләге белдерде диде.

Фәрит Мөхәммәтшин утырыш нәтиҗәләре буенча журналистларга биргән әңгәмәсендә, клубның төп бурычы – үзебездә җитештерелгән техникага өстенлек бирү дип искәртте.

“Безнең өчен иң мөһиме – яшьләрдә автомобиль төзелеше тарихына, Россиядә җитештерелгән һәм җитештерелә торган автомобильләргә кызыксыну уяту. Без бу максатка ирештек диярлек: үз кулларыбыз белән төзекләндерелгән автомобильләребездә Россия чараларында катнашабыз”, дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин.

Бүгенге утырышта оешма әгъзасы таныклыгы һәм клубка керү взносы булдыру карар ителде.

“Бу идеяне оешма җитәкчесе түгел, ә клуб әгъзалары тәкъдим итте, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. – Документ бернинди өстенлек тә бирмәячәк, мәшәкатьләрдән дә арындырмаячак, без бары тик клубның рәсмиләштерелгән әгъзалары булачакбыз”, - дип ассызыклады Дәүләт Совтеы Рәисе.

Җыелышта еллык взнос оешманың эшләүче әгъзалары өчен 500 сум, ә пенсионерлар өчен 200 сум дип карар ителде. Бу акчалар төрле оештыру эшләренә сарыф ителәчәк.

8-9 майга Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган 2 автоузыш планлаштырылган.

24-25 майда клуб Түбән Новгородта классик автомобильләр җыелышында катнашырга планлаштырыла.

Җәй Казан-Зөя маршруты буенча ретро-ралли һәм республиканың нефть чыгаручы районнары буенча автоузыш үткәрү ниятләнә.

24-26 августта “КазаньРинг” автодромында тарихи автомототехникаларның 6 нчы халыкара фестивале булырга тиеш.

30 августта авторетроклуб Республика көненә багышланган парадта катнаша.

Аннары Чабаксар һәм Чуашия республикалары буенча “Алтын көз” автоузышында катнашу ниятләнә.

Клуб әгъзалары сезонны “Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне”нә багышланган автоузыш белән ябарга ниятли.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге