Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казан IТ-паркына килде

29.04.2012

Бүген эш сәфәре белән Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, Россия куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов һ.б. рәсми затлар каршы алды.

Килү белән үк Россия Президенты вәкаләтлесе һәм аны озата барган затлар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дәүләти һәм хосусый проектлар гамәлгә ашырыла торган заманча мәйданчык саналган Казан IТ-паркына юл алды. Парк биләмәләре буйлап планлаштырган экскурсияне исә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров үткәрде. Ул Казан янында мәгълүмати технологияләр өлкәсе белгечләре яшәп эшләячәк яңа иярчен-шәһәр – Иннополис булдыру перспективалары турында сөйләде, шулай ук илебездә бүген иң куәтлеләреннән берсе булган, үзенчәлекле инфраструктур элементлы ДАТА-үзәккә ия IТ-парк мөмкинлекләре белән таныштырды.

IТ-парк коференц-залында Михаил Бабич ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре һәм Татарстан үрнәгендә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүне кертү мәсьәләсе буенча чакырылган экспертлар катнашында эш киңәшмәсе уздырды. Очрашу барышында Н.Никифоров билгеләп үткәнчә, республикабызның инфраструктур яктан югары әзерлекле булуын исәпкә алып (ТРда йорт хуҗалыкларының 62 проценты Интернетка керә ала), хәзерге вакытта электрон хезмәтләргә ихтыяҗ тәкъдимнәрдән сизелерлек арткан. Соңгы белешмәләр буенча, Татарстанда ай саен электрон рәвештә 1,1 млн. тирәсе хезмәт күрсәтү очрагы билгеле. Республика министрлыгы планында – барлык дәүләт хезмәтләренең яртысын электрон рәвештә күрсәтү. Куелган максатларга ирешүнең өстенлекле ягы дип, Н.Никифоров эргономиялелеккә омтылуны, дәүләт хезмәте ихтыяҗы буенча мөрәҗәгать итү һәм андый хезмәт күрсәтү вакытында артык “адымнар”ны бетерүне, мобиль Интернетны куллануны, интерфейсны социаль челтәрләр кебек персонификацияләүне атады. М.Бабич фикеренчә, әлеге тәҗрибә игътибарга лаек.


ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек бүлеге