Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Корбануглы Бирдемөхәммәдов белән очрашты

29.04.2012

Бүген Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Корбануглы Бирдемөхәммәдов белән очрашты. ТР Президенты Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнаша. Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Корбануглы Бирдемөхәммәдов төрекмән атына багышланган бәйрәмдә катнашты. Тантана Ашхабад ат комплексында узды.

Һәр ике як та Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү турында фикер алышты. ТР Президенты Корбануглы Бирдемөхәммәдовны Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен оештыруда ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәгълүматлары буенча Төрекмәнстанда 17 меңләп татар яши.


ТР Президенты матбугат хезмәте