Илдар Халиков КХРның Шаньдун провинциясенең партком секретаре белән очрашты

29.04.2012

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген республика Хөкүмәте йортында Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенең партком секретаре Цзян Икан белән очрашты. Искәртеп үтик: Россия Федерациясенә булган ике көнлек (29 һәм 30 апрель) эш сәфәре кысаларында Казанга килгән Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Ли Кэцян җитәкчелегендәге делегация составында Шаньдун провинциясе вәкилләре дә бар.

Кунакларны сәламләп, И.Халиков, бүген Татарстан өчен үзенчәлекле көн, чөнки Кытай Халык Республикасыннан шундый мәртәбәле һәм вәкаләтле делегациянең республикабызга әле беренче генә килүе, Кытай – Татарстанның иң зур сәүдә-икътисади партнерларының берсе, шул ук вакытта хезмәттәшлегебез мөмкинлекләре бик югары, дип билгеләп үтте.

ТР Премьер-министры Шаньдун провинциясе делегация әгъзаларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. Татарстан белән Шаньдун провинциясе арасында мөнәсәбәтләр башлануга Рөстәм Миңнехановның 2008 елда әле ТР Премьер-министры сыйфатында шушы провинциягә баруы һәм Татарстан республикасы белән Шаньдун провинциясе арасында хезмәттәшлек урнаштыру турында Килешү имзалавы этәргеч бирде, дип искәртте. Кытай коллегаларбыздан күп нәрсә өйрәнерлегебез бар, дип, И.Халиков ике арадагы уртак проектлар һәм, тулаем, Кытай ягы катнашындагылары уңышлы гына тормышка ашар, дип ышаныч белдерде. Мисалга, Казан (Идел буе) федераль университетында Конфуций институты ачылып эшли, аның базасында студентлар кытай мәдәниятен һәм телен өйрәнә. “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе”ААҖ белән Кытайның “Haier” концерны тормышка ашырачак җитди уртак проектларның берсе булуын, спорт өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуны атап, шул хакта мисаллар китерде.

Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенең партком секретаре Цзян Икан, үз чиратында, Илдар Халиковка җылы каршылаган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан һәм Шаньдун арасында уртак нәрсәләр күп. Аннары Цзян әфәнде Икан Шаньдун провинциясенең социаль-икътисади үсеше, аның Кытай икътисадындагы урыны һәм 2012 елның I кварталындагы икътисади нәтиҗәләре хакында бәян итте.

Очрашу барышында ТР Хөкүмәте җитәкчесе И.Халиков “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” ААҖ белән Кытайның “Haier” концерны уртак проект тормышка ашырылачагы турында кичә Мәскәүдә Килешү төзелгәнен билгеләп үтте.

Очрашу азагында Кытай кунаклары һ.б. рәсми затлар И.Халиков җитәкчелегендә “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексына юл алды. Анда исә РФ субъектлары һәм КХР провинцияләре башлыклары белән төбәкара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы була.


ТР Президенты матбугат хезмәте